Алда әле яңа савылган сөт, каймак, тәмле угыз көтә дигән сүз. Абзар тулы булу – йортның иминлеге. Нәкъ менә шуңа күрә, өйгә кереп, кулларны җылы су белән юганда, авыл кешесенең күңелендә чиксез рәхмәт хисе һәм киләчәккә өмет уяна. Кызганыч, соңгы елларда сыерларның кысыр калуы турында ешрак ишетелә башлады. Заманча технологияләр үссә дә, азык яхшырса да, малларның нәселен дәвам иттерү ни сәбәпле кыенлаша бара. Белгечләрдән сораштык.
«Сыерны бетердек»
Беркөнне авылда яшәүче энем яза. «Апа, сөенче! Теге сыер ике бозау китергән бит. Узган ел кысыр калган иде, планын тутыруы булган, ахры». Авыл җирендә сыер бозаулау – гади генә бер вакыйга түгел, чын бәйрәм, яңа тормыш туу шатлыгы шул. Ә сөтлебикәң кысыр калса? Берничәшәр ел бозау китермәгәч, сыерларын бетерүчеләр дә байтак. Апас районыннан Рузилә Ибраһимова әйтүенчә, авылларда бу хәлләр фермалар, колхозлар бетерелгәч башланган.
– Без нәселле таналарыбызны Балтачтан алып кайткан идек. Әле берсе, әле икенчесе икешәр ел кысыр калды. Алып барырга үгез булмады. Осеменатор 2–3 тапкыр килде, тик аның да файдасын күрмәдек. Нәтиҗәдә, 37 литр сөт бирә торган сыерны сатып җибәрергә мәҗбүр булдык. Күршебез дә сыерын шул сәбәпле бетерде, – ди ул. – Элек мондый проблема булмады. Колхоз, ферма булганда агрофирмага мөрәҗәгать итә идек тә, килешү төзеп, көтүгә үгез чыгара идек. Бер сыер да кысыр калмады. Ул елларда җирлектәге дүрт авылда 230 сыер иде. «Авылда бер кешенең сыеры кысыр калган» дигән сүз гадәттән тыш хәл булып кабул ителә торган иде. Зур Күккүз авылында 130 сыер иде. Анда да күпчелек кеше сыерларын шул сәбәпле бетерделәр.
Кукмара районының Сабанчы авылы фермеры исә, сыерларның кысыр калу очраклары булса да, үзе өчен зур проблема түгеллеген әйтте.
– Андый хәлләр булгалый инде, гаҗәп түгел. Минем 80 ләп сыерым бар бит. Дөрес, элек кысыр калган сыер бөтенләй дә булмас иде. Миңа калса, ул токымга бәйле. Хәзер сыерлар күп сөтле, аларны каплату бик авыр. Ә шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең сәламәтлегенә игътибар җитеп бетмидер, дип уйлыйм. Минем бөтен әйберем үземдә. Мал табибы белән дә гел элемтәдә торабыз, кирәк икән, УЗИдан да үзем карыйм, кирәкле чараларын күрәм. Шуңа күрә бүген сөт бәяләре белән чагыштырганда, монысын бик зур проблема дип әйтә алмыйм, – ди ул.
Ничарадан бичара
Авылларда мондый проблема барлыгын мал табиблары да инкарь итми. Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе башлыгы Илдус Хатыйпов әйтүенчә, бу күренешнең берничә сәбәбе бар. Беренчесе – сыерларның сәламәтлеге.
– Бүгенге заман сыерлары – күп сөт бирә торган үзенчәлекле бер «машина»га әйләнде. Аларның хәтта гәүдә төзелеше дә бөтенләй башка. Мондый югары продуктив терлекләрне гади үгез белән генә каплатып булмый, шуңа күрә хуҗалыкларда бары тик ясалма орлыкландыру ысулы гына кулланыла. Хәзерге вакытта көтүдә йөргән сыерларның үзлегеннән буазлану очраклары – бик сирәк күренеш. Моның, беренчедән, авыл көтүләрендә үгезләрнең бөтенләй калмавы булса, икенчедән, тагын берничә җитди сәбәбе бар. Күп сөт бирә торган сыерларны дөрес ашатмау матдәләр алмашы бозылуга китерә. Шуның аркасында малларның күпчелеге аналык кистасы авыруыннан җәфалана. Гадәттә, мондый сыерларны дәваламыйча гына орлыкландыру бөтенләй мөмкин түгел. Шулай ук эмбрионнарның аналыкка ябыша алмавы яки үлеме дә сәбәп була ала. Әгәр сыерга сыйфатсыз, начар азык ашатасың икән, эмбрион эчтә үлә. Гади тел белән әйткәндә, яшерен бозау төшерү бара. Авыл кешесе моны: «Буаз иде шикелле, тагын үгез сорый башлады», – дип аңлата, – ди ветеринар.
Аның сүзләренчә, ясалма орлыкландыру – арзанлы хезмәт түгел. Белгечнең авылга бер генә сыерны каплату өчен килүе икътисадый яктан үзен акламый. Сирәк килү исә орлыкландыруның төгәл вакытын кулдан ычкындырачак. Берничә тапкыр белгеч чакыртып та нәтиҗәсе булмагач, хуҗалар кул гына селти һәм соңыннан малын бөтенләй бетерә.
– Бүген авылда мал асрау зур чыгымнар таләп итә торган үзенчәлекле бер хоббига әйләнеп бара. Ә хобби өчен һәрвакыт түләргә кирәк. Тик моңа бөтен кешенең дә мөмкинлеге җитәме соң? – дип сорау куя Илдус Хатыйпов. – Бу вазгыятьтән чыгу юлын мин бер нәрсәдә генә күрәм: безгә бер үк вакытта күп сөт тә бирә торган, тиз каплатыла да торган яңа токымнар булдырырга кирәк. Киләчәктә мал авырулары һәм сыерларның кысыр калуына бәйле проблемаларны фәнни нигездә чишмичә, терлекчелекне саклап калу кыен булачак.
«Элита» баш нәсел оешмасының генераль директоры Фәннүр Зарипов фикеренчә, тиздән бөтен сыерлар да ясалма орлыкландыруга күчеп бетәчәк. Бу – иң ышанычлы юл, ди ул.
– Шәхси хуҗалыкларның төп проблемасы: генетика, токымның нәрсә икәнен аңлап бетермәүләрендә. Күпләр аның белән бик уңган, алдынгы хуҗалыклар гына шөгыльләнә, дип уйлый. Ләкин ул – бүген теләсә кайсы хуҗалыкта кулланыла торган инструмент. Сөт күп бирә торган токымлы сыерны ит токымлы үгез белән каплатканнан соң туган беренче бозау бик яхшы нәтиҗә бирә. Ул аз ашый, яхшы үсә, авыруларга бирешми, аяклары да төз, матур була, ите дә шәп чыга. Тик тана булган очракта, аны сөткә калдырырга ярамый, иткә җибәрсәләр, күпкә яхшырак булыр. Менә шундый нечкәлекләрен белеп эш итәргә кирәк, – дип киңәш бирә Фәннүр Зарипов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез