Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Кев Салиховның республиканың фәнни җәмәгатьчелеге үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте һәм аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.
Кев Миңнулла улы Салихов - физика-математика фәннәре докторы, гомуми һәм теоретик физика кафедрасы профессоры. Аның хезмәтләре фәннең яңа юнәлеше – спин химиясе барлыкка килүгә һәм үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Галим җитәкчелегендә магнит томографиясе алгоритмы эшләнә, кешенең бөтен бәдәненә түбән кырлы магнит-резонанс томографы эшләнә.
Кев Салиховның юбилее «Квант динамикасыннан макроскопик кинетикага" халыкара симпозиумы белән билгеләп үтелә. Анда 5 илдән 15 гә якын галим катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез