Газетага язылу

Табиб-кардиолог Данил Сафин: «Тормыш җиңелрәк, эш азрак булган саен, кеше өчен зыяны да күбрәк»

Россиядә күпчелек кешенең гомере йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан өзелә. Яман шешләрне дә берничә тапкыр узып, күңелсез рейтингны җитәкләгән бу чирләр елдан-ел яшәрә дә әле.

Табиб-кардиолог Данил Сафин: «Тормыш җиңелрәк, эш азрак булган саен, кеше өчен зыяны да күбрәк»

35–40 яшьтә булган инфарктның сәбәбе нидә? Җәй көне йөрәккә нәрсә яный? Баш авыртуын баса торган дарулар нәрсәгә китерә? Гомерне озынайта торган нинди дарулар бар? МКДЦ поликлиникасы табиб-кардиологы Данил САФИН белән йөрәк сәламәтлеге өчен көрәшергә өйрәнәбез.

– Данил Дамирович, шундый әйтем бар: күпчелек кеше яман шештән курка, әмма йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә. Нишләп без әле дә йөрәк борчуын гел кичектереп торабыз?

– Чыннан да, парадокс бу. Йөрәк авыруларын «тыныч үтерүче» дип йөртү юктан түгел. Алар еллар дәвамында үзләрен берничек тә сиздерми, ягъни симптомнары булмый. Әкренләп азалар, шуңа кеше уңайсызлык кичерми. Югары кан басымы һәм холестеринның күтәрелүе сизелми, кан тамырларында авырту рецепторлары юк. Шуңа пациентлар авыруны белми дә яши. Аның каравы атеросклероз арта. Кан тамыры инде куркыныч дәрәҗәдә тарайгач кына, кеше төрле билгеләрне сизә башлый. Еш кына күкрәк читлегендә уңайсызлык барлыкка килә, күкрәк кысып йә кызышып торган кебек була. Бу авыртулар җилкәгә, муенга, терсәккә, кулга да бирергә мөмкин. Элек эшләгәндә, физик нагрузка вакытында бернинди авырлык сизмәгән кешегә шул ук эшләр кыенлык тудыра. Йөргәндә, баскычтан менгәндә, тауга менгәндә дә сизелә бу. Сулыш кысыла, йөрәк тибешенең ритмы бозыла, шешенүләр, аритмия башлана. Шушы үзгәрешләргә игътибарлы булырга кирәк.

– Җәйге кызулык, дымлылык кем өчендер зур сынауга әйләнә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешегә җәй айлары куркыныч тудырамы?

– Һичшиксез. Җәй көне йөрәк ныграк эшли. Ул организмны суытырга да тиеш бит әле. Кан тамырлары киңәя, кан басымы төшә. Йөрәк ешрак тибә башлый. Җәй көне, тирләп, организм сыеклыкны тизрәк чыгара, нәтиҗәдә кан куера. Андый очракта тромбка да ерак калмый. Хроник авырулары, ишемия, югары кан басымы һәм йөрәк хәлсезлеге (сердечная недостаточность) булган пациентлар, шулай ук 60 яшьтән олыраклар аеруча сакланырга тиеш бу чорда.

– Җәй булгач, су эчү мәсьәләсенә дә тукталыйк. Бөтен кешегә дә туры килә торган су күләме бармы? Ничә литр эчәргә?

– Андый билгеле бер күләм юк. Элегрәк 2 литр эчәргә кирәк, дигән сүз бар иде. Әмма хәзерге медицина һәм фән моннан читләште. Һәр кешенең – үз күләме. Ул хроник чирләргә, кешенең авырлыгына, әйләнә-тирә мохиткә, физик активлыкка һәм пациентның сәламәтлек үзенчәлекләренә бәйле. Артык күп эчүдән дә, сусызланудан да сакланырга кирәк. Әз-әзләп, әмма даими эчеп тору яхшырак.

– Җәй – су коену чоры да әле. Печән өстендә тирләп эшләгәннән соң күлдә су коенырга, мунчадан чыгып, салкын сулы бассейнга сикерергә яратучылар рәхәтләнә. Температураның кискен үзгәрүе – организмның  дустымы, дошманымы?

– Кискен үзгәрешләр – организм өчен стресс. Салкын су шундук кан тамырлары кысылуга китерә, кан басымын күтәрә һәм йөрәкне экстремаль шартларда эшләргә мәҗбүр итә. Яшь һәм сәламәт кеше өчен мондый кискен үзгәреш сизелми дә үтеп китәргә мөмкин. Ә инде атеросклероз, югары кан басымы, аритмиясе булган пациентларны инфарктка, инсультка да китереп җиткерүе бар. Чыныгу әкренләп башкарылырга тиеш, организм әкренләп ияләшүне ярата.

– Эссегә сылтап, кайвакыт баш әйләнүне, хәлсезлекне игътибарсыз гына уздырып җибәрәбез. Эссе кабу белән йөрәк борчуын ничек аерырга?

– Кичектерергә ярамый торган билгеләр бар. Аларга күкрәктәге авыртулар, уңайсызлык, сәбәпсез хәлсезлек, кисәк сулыш кысылу, кул-аяклар ою, баш әйләнү, сөйләм үзгәрүе, йөз ассимметриясе керә. Эсседәндер, диләр кайберәүләр, узар әле, диләр. Ләкин шикләнсәгез, бер минут та көтәргә ярамый, ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Йөрәк чирләре яшәрә, ди табиблар. Сәбәбе нидә?

– Бу – тенденция генә түгел инде, чынбарлык. 35–40 яшьлекләрдә дә инфарктлар була. Куркыныч тудыра торган факторлар күбәйде хәзер. Сирәгрәк хәрәкәтләнәбез, йокы сыйфаты да начар. Сәламәтлек өчен кешегә 7–8 сәгать тынычлап йоклау кирәк бит. Хроник стресслар арта, шуның өстенә эшкәртелгән ризыкка ияләштек. Симерү, гипертония, шикәр артуыннан интегәбез. Болар барысы бергә йөрәк-кан тамырлары авыруларының яшәрүенә китерә.

Тормыш җиңелрәк, эш азрак булган саен, кеше өчен зыяны да күбрәк. Кеше хәрәкәт өчен туган.

Йөзләгән чакрымнарны җәяү узган кешеләрнең хәзерге буыны 8–9 сәгать буе компьютер каршында утыра, машинага утырып, өенә кайта, ятып йә утырып ял итә. Моның йогынтысы булмый калмый, билгеле. Симерү хәзер тышкы кыяфәт, матурлык проблемасы гына түгел, хроник авыру санала. Һәр артык килограмм йөрәккә өстәмә авырлык бирә, кан басымын күтәрә. Хроник ялкынсыну да көттерми, инсулинга сизгерлек кими, шикәр диабеты куркынычы арта. Корсак тирәсендәге май катламы аеруча куркыныч. Ул лептин гормонын бүлеп чыгара, нәтиҗәдә кан тамыры тараеп, кан басымы да арта.

Чынлыкта, күп әйбер кешенең үзенчәлекләренә бәйле. Әмма мин кырыктан соң ирләргә игътибарлырак булырга киңәш итәр идем. Инфарктлар, инсультлар, гипертония, холестерин нәселдән килсә, диспансеризацияне даими узып торырга кирәк. Гомумән, диспансеризация күп кенә чирләрне вакытында күреп алырга ярдәм итә. Буш сүзләр түгел бу. ЭКГ буенча гына да ишемия, аритмия табыла. Ә кеше озак еллар моны белми. Менә әле бер ирне тикшердек. Диспансеризация вакытында ЭКГ тайпылышлар күрсәткән. Тикшерә башлагач, кан тамыры тыгылганлыгы ачыкланды. Инфарктны булдырмый калдык шулай.

– Без хәзер көнне каһвә эчүдән башларга, аны көн дәвамында да эчәргә гадәтләндек. Кан басымы төшсә дә, каһвә белән күтәрергә тырышучылар бар. Дошманга әйләнмәсен өчен, аны ничә тапкыр эчәргә рөхсәт итәсез?

– Әлеге эчемлеккә карата мөнәсәбәт соңгы елларда үзгәрде. Фәнни тикшерүләр дә, көнгә 2–3 чокыр сыйфатлы кофе эчүнең зыяны юк, ди. Әмма бу хроник авырулы кешеләргә кагылмый. Каһвә эчкәннән соң кан басымыгыз күтәрелсә, башыгыз әйләнсә, йөрәк тибеше ешайса, уйланырлык җирлек бар.  Ә энергетиклар тагын да куркынычрак. Аларның составындагы кофеин йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүенә китерә.

– Баш авырта, дибез дә, авыртуны баса торган дару эчеп куябыз...

– Баш авырту юктан гына барлыкка килми. Организм сезгә сигнал бирә. Еш кына аның артында югары кан басымы тора.

Гел авыртуны баса торган дарулар эчеп, чын сәбәбен белми каласыз, хәлегезне катлауландырасыз. Киңәш бик гади: баш авыртуга, иң беренче чиратта кан басымын үлчәгез. Кан басымы нормада булса гына авыртуны баса торган дару эчегез.

– Кардиологка барырга вакыт җиткәнне аңлар өчен, нинди билгеләргә игътибар итәргә?

– Нәрсәдер булганын көтеп ятмагыз. Еш кына инсульт йә инфаркт булгач кына ярдәм сорыйлар. Нормадан югары кан басымы күзәтелү, холестерин һәм шикәр күрсәткече арту, алдарак санап киткән күкрәк кысулар, тын бетүләр, шешенүләр дә сигнал булып тора. Хәзер пациентлар ике төркемгә бүленә. Берсе җитди сәбәп булгач кына килә, икенчеләре үзен алдан кайгырта, тикшеренеп тора. Яшьләр исә сәламәтлеккә игътибарлы, саграк булырга өйрәнә. Холестеринга каршы препаратлардан – статиннардан куркучылар бар. Табиб билгеләгән очракта мин аларны һәрвакыт эчәргә киңәш итәм. Бу препаратлар кешенең гомерен озынайта.

– Аяк мускулларын икенче йөрәк, диләр. Димәк, организмның иң мөһим мускулын – йөрәкне күнектереп була?

– Бу әйтем чынбарлыкка туры килә. Аяк мускуллары кыскарганда, тамырлардан кан яхшырак йөри, бу йөрәк эшен җиңеләйтә. Даими йөреп тору йөрәкнең ресурсын саклый, чыдамлыгын арттыра. Физик активлык нәтиҗәсендә хәтта тыгылган кан тамыры янында кан агымы җитмәүне компенсацияли торган яңа вак кан тамырлары барлыкка килә ала. Әмма йөрүгә дә әкренләп ияләшергә кирәк, рекордлар куярга ашкынмагыз.

 – Данил Дамирович, йөрәкләре сәламәт булсын өчен, әти-әниегезгә нинди киңәш бирәсез? Безнең укучылар белән дә бүлешегез әле.

–  Гади генә киңәшләр инде алар. Күбрәк хәрәкәтләнергә, күбрәк йөрергә, кан басымын күзәтеп торырга, шикәргә һәм холестеринга игътибарлы булырга. Табиб киңәш иткән даруларны вакытында эчеп барырга кушам. Кайвакыт, хәлләре җиңеләеп китсә, олы кешеләрнең дару эчүдән туктый торган гадәте дә бар. Әмма бу дөрес түгел, туктарга ярамый. Йокыны туйдырырга, диспансеризация узып торырга да кирәк. Эшләп торсалар, шуннан рәхәтлек тапсалар, моның зыяны юк. Киресенчә, эшләүнең, хәрәкәтләнүнең хәтер өчен файдасы зур. Әмма чамасын белеп кенә!

– Йөрәк чирләре урап узсын өчен, үзегез бүген нинди кагыйдәләрне үтисез?

– Тиешле норманы йокларга тырышам. Хәрәкәт, күрсәткечләрне күзәтү, дөрес туклану да – минем даими юлдашларым. Шулай ук стресска бирешмәскә тырышам. Чирләр бер көндә генә барлыкка килми. Сәламәтлек нигезенең әле дә режим саклауга, төп кагыйдәләргә бәйле икәнен онытмагыз. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре