«Татар теле – Халкым теле» бәйгесе ике проекттан гыйбарәт. Шуларның берсе – «Татарча сөйләшәбез!» 11-13 декабрь көннәрендә «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак. Ул татар телендә сөйләшү күнекмәләрен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән авторлык практикалары, методлары һәм алымнары белән уртаклашу максатыннан оештырыла. Программа үз эченә экспертлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм иҗади чараларны ала. Бәйгедә төрле типтагы белем бирү учреждениеләрендә эшләүче татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары катнаша ала.
«Икенче этапка җиңүчеләр һәм барлык катнашучылар чакырыла. Ул иҗади конкурс һәм семинар форматында Чувашия Республикасы Батыр районының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак. Бу урын очраклы гына сайланмаган: ул күрше төбәкләрдәге татар торак пунктлары өчен үзенчәлекле географик һәм мәдәни үзәк булып тора. Татар телендә укытучы мөгаллимнәрнең абруен арттыру юлында без!» – диде «Татар теле – Халкым теле» проекты җитәкчесе Тюльпан Минһаҗева.
Проектны оештыруда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан фәннәр академиясе Гамәли семиотика фәнни-эзләнү институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан яшьләр министрлыгының ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, АНО ИЯҮ «Сәләт - Батыр» катнашалар.
Бәйгедә катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен аерым бүләкләр һәм кызыксындыру чаралары каралган. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр selet.biz сайтында кабул ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез