Газетага язылу

Татарстан Рәисе «ЭНЕРГОПРОМ» форумының оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елда «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара электр энергетикасы форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында утырышны Россия Энергетика министры Сергей Цивилев уздырды.

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

2027 елда форумны 31 марттан 2 апрельгә кадәр «Казан Экспо» ХКҮдә уздыру планлаштырыла. Быел чара беренче тапкыр федераль статуста уздырылды. Эшлекле программада Россиянең 17 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Әзәрбәйҗан һәм Кыргызстаннан 70тән артык алдынгы тармак компаниясе катнашты. Катнашучылар саны 6 меңнән артып китте. 

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2027 елда форумга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзаларын һәм Үзәк Азия илләре вәкилләрен чакырырга кирәк. 

Республика Рәисе якын арада эшнең барлык юнәлешләре буенча юл картасы төзергә һәм эшлекле программа чаралары планын эшләргә кушты. 

«Бөтен энергетика зур сәнәгатькә эшли, шуңа күрә киләсе елда оешмага Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы потенциалы җәлеп ителәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул уртак эш форумны югары дәрәҗәдә уздырырга һәм ил энергетикасының тотрыклы үсешенә сизелерлек өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде. 

Сергей Цивилев ассызыклаганча, бер ай эчендә чит ил катнашучылары составын билгеләргә һәм аларга чакырулар җибәрергә кирәк. Ул халыкара көн тәртибен киңәйтү турындагы тәкъдимне хуплады. Министр шулай ук форум кысаларында «Энергетика» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясенең традицион утырышын оештыруның мөһимлегенә дә игътибар итте. 

Белешмә өчен: 

Халыкара энергетика форумы Казанда 1998 елдан бирле үткәрелә. Бу - энергетика тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык, шулай ук энергетика технологияләренең, тотрыклы үсешнең һәм инновацияләрнең киләчәгенә яңа караш формалаштыруның мөһим этабы. Форум кысаларында гадәттәгечә махсуслаштырылган күргәзмә оештырыла, анда экспонентлар үзләренең алдынгы белемнәрен һәм технологияләрен, энергетика инфраструктурасын камилләштерүнең перспектив проектларын тәкъдир итәләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре