Газетага язылу

Татарстанда миллиардерлар саны бер ел эчендә 4кә арткан

Татарстанда 43 миллиардер бар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

“Татарстанда 43 миллиардер бар. Чагыштыру өчен, былтыр аларның саны 39 ны тәшкил итте. Республикада миллиардерлар саны тотрыклы рәвештә арта”, – диде ул.

Билгеле булганча, 1 декабрьгә кадәр милек, транспорт, җир һәм физик затларның кеременә салымны түләп бетерергә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре