Газетага язылу

Татарстанда «Ел инженеры» VII республика бәйгесе уза

Татарстанда «Ел инженеры» VII республика бәйгесе уза. Бәйге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары, «КАМАЗ» предприятиесендә эшләүче яшьләр инициативасы белән 2018 елдан бирле үткәрелә.

Максаты – әлеге һөнәрнең мөһимлегенә игътибар юнәлтү, тәҗрибә уртаклашу. Йомгаклау тантанасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында уза, бүләкләрне Рәис үзе тапшыра.

“Бәйге үткәрелә башлаганнан бирле, барлыгы 2000нән артык катнашучы, 213 җиңүче билгеләнде. Безнең тәҗрибә белән федераль оешмалар да кызыксына. Моңа охшаш бәйгеләр бар, әмма безнеке катнашу бушлай булуы белән аерылып тора. Бүләкләрдән тыш, җиңүчеләр алдынгы оешмаларда стажировка узу мөмкинлеге алалар. Авторның техник әдәбият, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләре, заманча карашы, һөнәри әзерлеге бәяләнә”, – диде журналистлар белән очрашуда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары, бәйгене оештыру комитеты рәисе урынбасары Родион Карпов.

Бәйге 12 номинациядә үткәрелә: машина төзү, авиацосәнәгать, приборлар төзү, радиоэлектроника, робот техникасы, ясалма интеллект, нефть-газ сәнәгате, энергетика, азык-төлек җиңел эшкәртү химиясе, нефть химиясе, төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы һ.б. Студентлар, 35 яшькә кадәрле югары уку йортлары һәм оешма эшчеләре, 35 яшьтән зуррак эшчеләр аерым бәяләнә. Жюри да мәртәбәле – төрле сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, галимнәр.

“Эшче инженерлар белән бергә, булачак инженерларның да катнашуы сөендерә. Аларны бер мәйданчыкта туплау, очраштыру бүген сәнәгать һәм икътисад алдында торган бурычларны чишәргә ярдәм итә”, – ди Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе) генераль директоры урынбасары Игорь Рассман.

Узган ел бәйгедә «Энергетика» номинациясендә җиңүче, «Сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү» кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының Алемасов исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2024 ел) Тимур Петров та хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Бәйге зур мөмкинлекләр ачты, үз-үземә ышанычны арттырды. Яңа дуслар, фикердәшләр таптым. Кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнәм. Моннан тыш, федераль проектларда катнашып, җиңү яуладым. «Инженер года» моңа үзенә күрә бер этәргеч булды”, – диде ул.

«Ел инженеры» VII республика бәйгесенә гаризалар 13 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре