“Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы хезмәткәрләренең штаттагы чик санын 307 944 берәмлегендә билгеләргә”, – диелгән документта.
«Моңа кадәр быел июнь аенда ведомство хезмәткәрләренең чик саны Президент указы буенча 307,1 мең кешегә җиткерелгән булган. Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин сентябрь ахырында Россия Кораллы көчләренең штаттагы хәрбиләре санын 2 441 630 кешегә җиткерде. Шул ук вакытта Европа комиссиясе Европа берлеге чик буе хезмәте хезмәткәрләре санын өч тапкыр арттырырга тәкъдим иткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез