Сынауларга бирешмәс өчен парлы тормышка күнеккән хатын ялгызлыктан чыгуның үз юлын таба: 67 яшендә шигырьләр яза башлый. Иҗат аны юата да, үстерә дә. Зиләрә ханым инде өч китабын чыгарырга өлгергән. Шигырьләрендә еракта калган бала чагы, сагынулар белән тулы хатирәләре, туган ягы Сарманга булган хөрмәте. Иҗаты турында да, узган гомере турында да сөйләр сүзләре күп аның.
– Зиләрә апа, «67 яшемдә генә яза башладым» дисез, аңа кадәр бер дә каләм тибрәтмәдегезме?
– Язгаладым, ул минем эшем иде. Казан бистәсе префектурасында префект ярдәмчесе булып эшләдем. Бәйрәмнәр оештыру, адреслар язу, хөрмәтле кешеләрне котлау вазыйфаларым иде. Бервакыт Роберт абый Миңнуллинны туган көне белән котларга кирәк. Префект: «Зиләрә, Роберт абыйга котлауны шигырь формасында язып кара әле», – ди. Куркып калдым, ләкин каршы килеп булмый бит инде – яздым. Роберт абыйга котлауны укыгач, ул: «Күрсәт әле миңа ул шагыйрәңне», – дигән. Кечкенә чакта да укытучыга багышлап шигырь язган идем. «Ялкын» журналына да җибәрдем. Миңа: «Юешрәк әле, апаем», – дигән җавап килде. Шигърияткә мин 41 ел гомер иткән ирем вафат булып ялгыз калгач кайттым. Хәзер инде шуның белән яшим.
– Иң яратып яза торган темагыз нинди?
– Туган як турында. Фәнис абый Яруллинның «Туган ягы кирәк кешегә» дигән шигыре бар бит. Шулай икән ул. Туган җирсез яши алмыйм мин. Чит илләргә бик рәхәт ял йортларына барсаң да, 7–8 көннән өйгә кайтасы килә башлый бит. Мин дә сагынып туган авылыма кайттым.
– Шигырьләрегез бик үзенчәлекле, аларда ниндидер сагыш та сизелә шул. Язмышыгыз бик гади булмаган, ахры...
– Сарман районының Яхшы Каран авылы кызы мин. 11 яшемә кадәр әби тәрбиясендә үстем. Үзем хакында язмышымдагы кызыклы да, сагышлы да хәлләрне язып, «Мәллә кызының тормыш дәресләре» дигән китап та чыгардым. Балачактан миндә курку хисе бар. Аның берсе – әбием миче. Бу турыда шигырь дә яздым. Күз алдына китерегез: 4–5 яшьлек чагым, өйдә утырам, ишек бикле, өй каршындагы акация агачларының шәүләсе мичкә төшеп, ул миңа бичуралар булып күренә. Өйгә электр утын кичке җиде тулгач кына бирәләр бит. Тәрәзәдән чыгып качып, берничә тапкыр әби янына ындыр табагына йөгереп килгәнем дә истә. Яшенле яңгырдан да курка идем. Шул ук вакытта усал да идем. Бервакыт авылга кино килде. Мине алып бармадылар. Ачудан өйдәге тәрәзә челтәрен алдым да клубтан ерак булмаган мәчетнең манарасына менеп киттем. Халык кинодан чыга башлауга, челтәрне манарадан чыгарып бер-ике тапкыр селтәгән идем – урамда бер кеше калмады. Икенче көнне мәктәптә линейка җыйдылар, тезеп бастырдылар. Укытучылар: «Кем эше?» – дип сораша. Авыл картлары да куркышып сөйләшәләр. «Мәчет манарасыннан нәрсәдер күрсәттеләр, сугыш кына башлана күрмәсен», – диләр…
– Кем икәнен белмәделәрме?
– Белмәделәр. Күп еллардан соң авыл тарихы турында китап язарга хатирәләрне сорый башладылар. Шул вакытта гына сыйныфташыма әйттем. Жулик икәнсең, диде.
– Нишләп әби белән үстегез? Әти-әниегез юк идеме?
– Әни белән бер яшемә кадәр генә үскәнмен, аннары әби белән яшәдем. Шулай килеп чыкты инде. Соңрак әни белән очраштык. 1966 елда ул яңа гаиләсе белән, төзүче буларак, Түбән Кама шәһәренә килеп урнашты. Мин авылдан, башлангыч мәктәпне тәмамлап, алар янына күчтем. Кияүгә чыкканчы шунда яшәдем. Ләкин минем күңелемдә, җанымда әбием булды, әбием-әнкәем дип йөрдем. Әнине дә гаепләмәдем. Кемнедер гаепләр өчен үзеңне башта аның урынына куеп карарга кирәк. Үзең шундый хәлдә калсаң нишләр идең?
– Үз әтиегезне белә идегезме соң?
– Әйе, ул бездән дүрт чакрым гына урнашкан күрше авылда яшәде. Мине урлап киткән чакларын да яхшы хәтерлим. Үзләренә алып кайта да: «Менә сиңа яңа әни», – ди. Ләкин мин мөмкинлек чыкканда кача идем. Әти мотоциклы белән эзләп йөри. Ә мин Мәллә елгасы яр буенда яшеренеп торам. Аннары алай йөрүеннән туктады инде. Ләкин миңа әти җитмәде. Хәзер дә кирәк әле ул...
Җырчы Алсу (Россия һәм Татарстанның атказанган артисты. – Авт.) – минем туганым. Аның бабасы белән минем әбием – бертуганнар. Бервакыт аның бабасы Исхак абый туган йортка мотоцикл белән кайтты. Авыл буйлап безне утыртып йөрде. Бала бит инде, шул вакытта: «Нишләп Разыяның (Алсуның әнисе) әтисе минем әти түгел икән...» – дип уйлаганым истә.
– Мондый балачак хатирәләре күңелне тырныйдыр...
– Алай димәс идем. Миңа ярату, наз бәлки әти-әниле балаларга караганда күбрәк тә эләккәндер әле. Әбидән дә, әнинең сеңлесе Наҗия апамнан да. Ул әле дә сау-сәламәт. Тормыш сынауларыннан егылган чакта да, янына кайтсам: «Апаем, теге дөньядан гына кайтып булмый, бу дөньяда бөтен нәрсәне кичереп тә, үзгәртеп тә була», – дип әйтә иде. Әти урлап киткәч, арба белән мине яңадан алып кайтучы да Наҗия апам иде.
– Язмышыгыз чынлап та китап язарлык...
– Иҗат, шигърият – минем өчен тормыш ул. Кая барсам да, күңелгә шигырь килә. Иремнең телефонына язып барам да, өйгә кайткач, тәртипкә китерәм. Тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнәм. «Мин кабаттан язларыма кайттым...» дигән шигырьләр җыентыгым, тәрҗемәләрем тупланган китабым дөнья күрде. Әдәби марафоннарда катнашам, очрашуларга йөрим. Күңелемә шулай юаныч табам. Быел Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгына багышлап уздырылган әдәби марафонда да Гран-прига ия булдым.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез