Газетага язылу

Дәвам(ч)ым: үз хыялларыңны балаңа көчләп «тагу» нәрсәсе белән куркыныч?

Чынга ашмый калган балачак хыялыгыз бармы? Бәлки сез балерина булырга яки нинди дә булса музыка уен коралын үзләштерергә теләгәнсездер? Бәлки теш табибы булып, күп итеп акча эшләргә җыенгансыздыр?

Дәвам(ч)ым: үз хыялларыңны балаңа көчләп «тагу» нәрсәсе белән куркыныч?

Күпләрнең бардыр ул күңелдә генә калган хыяллары. Кайбер кешеләр аларны дәвамчылары – балалары аша чынга ашырырга тырыша. Үз хыялларыңны балаңа көчләп «тагу» нәрсәсе белән куркыныч? Әлеге күренешнең сәбәпләре нинди? Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Резеда Абдулина ярдәм итте.

– Бу күренешнең төп сәбәпләре берничә.

*Бала белән кушылу (симбиоз). Сабый чагында ана белән бала бербөтен була. Ә кайбер әти-әниләр бу модельне аңсыз рәвештә еллар буе саклый. Алар баланы үз юлы белән бара торган аерым шәхес буларак кабул итми. Андыйлар «безнең уңышларыбыз да, уңышсызлыкларыбыз да уртак» дигән фикердә була.

*Экзистенциаль курку. Яшь барган саен тормыш һәм аның ахыры, үзенең тормышка ашмаган хыяллары турында күбрәк уйлый башлый. Бу борчу тудыра. Андый чакта әти-әниләр, баласының үсеше өчен тырышып, вакытны алдаган кебек була. Имеш, мин картаймыйм, минем яшәешем балам аша дәвам итә. Бу – үлемнән һәм мәгънәсезлектән куркуны җиңү ысулы.

*Җәмгыятьтәге кыйммәтеңне арттыру. Әти-әни үзен эш яки акча мәсьәләсендә уңышсыз хис итә икән, ул аңсыз рәвештә баланың уңышларын үзенеке кебек кабул итә башлый. Җәмгыятьтә, балалар – әти-әниләрнең чагылышы, дигән фикер, ышану бар. Кайберәүләр, улы яки кызы ниндидер үрләр яуласа, бу аның да уңышсызлыкларын «каплый», кыйммәтен арттыра дип саный.

*Җиңел юл иллюзиясе. Ата-ана чын күңелдән үзен тормышны яхшырак белә дип саный. Ул инде күп авырлыклар аша узган була һәм: «Баламның минем кебек газаплануын теләмим, бәхеткә ирешүнең дөрес юлын беләм», – дип уйлый. Проблема шунда ки, бу юл аларның яшьлеге өчен дөрес булып та, бүгенге тормышка һәм балаларның темпераментына туры килмәскә мөмкин.

– Димәк, әти-әниләр моны аңлап эшләми?

– Бер яктан караганда, әйе. Асылда әти-әниләрнең балаларына үз хыялларын «тагу»ның нигезендә дөрес булмаган мәхәббәт (искаженная любовь) һәм баланың киләчәге өчен көчле борчылу ята. Әти-әниләр, үзләре дә сизмәстән, ике нәрсәне бутый: «мин аның бәхетле булуын телим» һәм «миңа дөрес тоелганча эшләвен телим». Икесе – ике нәрсә.

Әмма психология күзлегеннән караганда, бу – аңлы процесс. Гәрчә мотивлар яшерелгән булса да, ниндидер гамәлне кеше үзе кыла. Беркем дә балага: «Мин сине скрипкага яздырдым, чөнки бу минем хыялым иде», – дип әйтергә мәҗбүр итми бит. Кеше үзе сайлый. Баланың сигналларын игътибарсыз калдыра, аның ихтыярын баса.

– Әти-әниләр бит инде балага ничек кирәген, ничек яхшы буласын яхшы беләбез дип саный һәм кайвакыт ялгыша. Шул ук вакытта баланы аның сүзенә, аның теләкләренә генә карап тәрбияләп булмый. Баланы да ишетеп, үз тәҗрибәңә дә таянырга кирәк. Алтын урталыкны ничек табарга һәм сакларга?

– Күп кенә әти-әниләр, баланың теләкләренә колак салсаң, ул эгоист булып үсәр дип курка. Бу – миф. Алтын урталык – җаваплылыкны, йогынты өлкәләрен бүлүдә. Ата-ана – иминлек һәм ресурслар өчен, ә бала кызыксынулары һәм хисләре өчен җавап бирә. Без – өлкәннәр генә белә торган нәрсәләр бар – йокы режимы, туклану, физик иминлек, әдәплелек, финанс мәсьәләре һ.б. Балалар моны яшь булулары белән аңлый алмый. Ә һөнәр, кызыксынулар, дуслар, кием стиле, иҗади мавыгулар сайлаганда, әти-әни – киңәшче генә, диктатор түгел.

Алтын урталыкның төп кагыйдәсе: әти-әни баласын сайларга өйрәтергә тиеш. Ул үзе сайларга өйрәнсә, аңа сезнең диктатурагыз кирәк булмаячак, ул сезгә үзе киңәш сорап киләчәк.

– Әтисе яки әнисенең балачак хыялларын тормышка мәҗбүр булган бала башка кешенең сценарие белән яши дип тә әйтергә була. Бу аның психикасына ничек йогынты ясый?

Беренчедән, 25 яшенә җиткәндә, андый кеше үзләренең ни теләгәнен аңламый. Ул тәненең һәм психикасының сигналларын ишетми башлый. Чөнки үзе, эчке дөньясы белән элемтәне югалткан була.

Икенчедән, андый кешеләр үзләрен гомер буе бурычлы һәм гаепле итеп хис итә. Уңышка ирешкәч тә, ул шатлык хисе кичерми, ә бары тик «мин сынатмадым» дигән җиңеллек тоя. Ял аның өчен – ялкаулык, ә үз теләкләре дөрес түгел булып тоела.

Өченчедән, 30-35 яшькә җиткәч, андый кешеләр еш кына бар нәрсәдән баш тарта: гаиләдән, абруйлы эштән китәләр һәм иҗатка яки волонтерлыкка бирелә алалар. Бу – соңга калып килгән үсмерлек сепарациясе. 17 яшьтә үзләренә рөхсәт итә алмаганнарны эшләү. Бу вакытта сепарация  бик авыр үтә.

– Әле бит баласын билгеле бер юлдан җибәрергә тырышучы әти-әниләр бар. Балачак хыяллары булганга түгел, ә, әйтик, зур керемле һөнәр үзләштерергә өндәү. Ә бала бөтенләй дә бу юлны сайларга теләми, ди. Бу аның өчен нәрсәсе белән куркыныч? Теләкләре исәпкә алынмаган балалар нинди булып үсә?

– Әти-әниләр нәрсәдер көчләп такканда, бала куркыныч сайлау алдында кала: үз-үзеңә, теләкләреңә хыянәт итәргәме яки әти-әниләрнекенәме? Һәм ешрак ул әти-әнисен сайлый, чөнки аларга бәйле була, яратмый башларлар яки кире кагырлар дип курка. Әмма бу сайлауның бәясе – үзең белән элемтәне югалту. Үз фикере белән исәпләшмәүләренә күнеккән балалар бу модельне олы тормышка күчерә: яратмаган эштә эшли, түзә, һәр адымын хуплауларын көтә, үзенә чит булган максатларга ирешә.

Андый кешеләр икегә бүленә. Беренчесе – алар артык җаваплы. Гомер буе хуплауларын көтәләр, «юк» дип әйтә белмиләр, үз өсләренә чит кеше җаваплылыгын алалар. Икенчесе – бар нәрсәне кире кага торган бунтарьлар. Алар, аңсыз рәвештә әти-әниләренә үч итеп, үз тормышларын бозалар. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре