Газетага язылу

Кыйблага карап: мәчеткә йөрүчеләр күпме?

Бүген Татарстанда 1621 мәчет бар. Шуның 81 е Казанда урнашкан. Мәчет манаралары калкудан туктамый – монысы сөенеч. Дин йортлары күп булса да, анда йөрүчеләр дә күп дип мактана алабызмы? Әллә хикмәт санда түгелме? Шул сорауларга җавап эзлибез.

Кыйблага карап: мәчеткә йөрүчеләр күпме?

Мәчеткә ник йөрмиләр?

Мәчетләр – Аллаһы Тәгаләнең җир өстендә булган йортлары, дибез. Шуңа күрә «Яңа Аллаһы йорты төзүдә ярдәм күрсәтегез» дигән белдерүләрне күрмәмешкә салышып үтеп булмый. Кайсы район, кайсы авылда төзиләр икән, дип кызыксынасың. Шөкер, мондый төзелешләр бүген дә бара. Бәлки кайсыдыр авылда – икенче, ә кайсыдыр район җирлегендә 10 нчы мәчетне сафка бастыралардыр – монысы шатландыра. Тик ул мәчеткә йөрүчеләр саны да мактанырлык булырмы соң?

Сер түгел: алда әйтеп үтелгән 1621 мәчеттә дә көн саен биш вакыт намаз кылынмый. Җомга намазлары укылмаганнары да бар. Яшел Үзән районының бер кечкенә авылында яшәүче Искәндәр Гыйләҗиев (исеме үзгәртелде. – Авт.) җомга намазына биш чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылга йөрергә мәҗбүр. Үзләрендә мәчет була торып әле!

– Авылыбыз зур түгел, әмма кечкенә генә мәчетебез бар. Аның эшләмәвенә 2 ел тула бугай инде, – диде ул. – Гаеттә ачыла ул, бергәләп бәйрәм намазын укыйбыз анысы, тик көндәлек ачмыйлар. Имам юк, мәчетне үзем җитәклим, дип кулына ачкыч тотучы юк чөнки. Бервакыт авылдашым мәчет ачкычын үзенә алып, намаз вакытында ача башлаган иде, әмма, газга-суга акча күп тотыла, үзең кулланасың, ахры, дип ярлык тактылар да, хәзер берәү дә бу эшкә алынмый.

Мәчет ачылган очракта да анда йөрүчеләрнең аз булачагына ишарәли Искәндәр әфәнде: «Намаз укыр өчен мәчет кирәк түгел, өйдә дә укып була аны, дип сүгәләр инде мине дус-ишләр. Диннең асылын аңлаган кеше җәмәгать намазында савап бар икәнен дә белергә тиеш бит югыйсә».

Кечкенә авылларда гына түгел, Казанга терәлеп торган бер торак комплексында да шундый ук проблема. 30 мең кеше яши торган җирлектә урнашкан мәчеткә нибары 20–30 кеше йөри. Җомга намазына 200 дән артык кеше җыела.

– Бу зур күрсәткеч дияргә ашыкмагыз. 30 мең кеше өчен – 1 процент дигән сүз бу. Бөтен республика буенча йөрмәсәм дә, күп кенә район һәм авылларда булганым бар – бөтен җирдә дә шундый ук статистика, – дип уртаклашты мәчет имам-хатыйбы (исеме редакция өчен генә. – Авт.) – Авылда кеше күп йөрми, дибез. Авылда кеше аз чөнки. Кызганыч, тик динне аңламау, гафләт хөкем сөрә бездә. Динне үстерәбез, дип кычкыра алмыйбыз әле, эшләнмәгән эшләребез күп. Дөрес, бүген яшьләр мәчеткә күбрәк йөри. Алар аңлы рәвештә килә. Шуңа да балаларыбызга дини сабак бирү – безнең төп бурыч.

Хәзрәтләр дә җитми. Сер түгел: күбесе, үзләрен имам итеп куйгач кына укырга керә. Дини гыйлем йортларын тәмамлаучылар арасында да нәкъ менә татар телендә вәгазьләр сөйләүче яшь кадрлар бик аз. Аларның барысы да имам булып китмәячәк тә.

Бизәге түгел, гыйлеме

«Сан түгел, сыйфат мөһим». Күп кенә дини китаплар авторы, вәгазь остасы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев әнә шулай ди. Мәчеткә йөрүчеләр санына карап динебез турында фикер йөртмәскә өнди ул.

– «Мәчеткә йөрүчеләр күп булыр, динне аңлаучылар сирәк булыр», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Без бүген моны ачык күрәбез, чөнки мәчеткә мода өчен, кеше күрсен өчен йөрүчеләр дә бар. Мәчеткә 30 кеше килә, дисәк тә, һәр утызының да күңелендә нәрсә икәнен белмибез бит. Нияте килеп, башын келәмгә терәү генә булса, кеше санаудан ни файда? – ди дин әһеле.

Мәчеткә керү мөмкинлеге булмаган заманнарда кешеләр эленгән йозакны теше белән өзеп атар дәрәҗәдә булган. Хәзер ишекләр ачык, әмма анда атлыгып торучылар белән мактанырлык түгел.

– Мәдрәсәнең көче – андагы гыйлемле укытучылар, галимнәрдә. Ә мәчетнең бар куәте аның матурлыгында яки бизәлешендә түгел, ә андагы ихлас, белемле имамнарда. Без бу хакыйкатькә төшенмәдек әле. Мәчет калкып чыкса, «Һай, аның бизәкләре нинди матур», – дибез. Тик берәү дә: «Вәт, андагы хәзрәт шәп сөйли», – дими. Мәчет матурлыгы белән түгел, ә гыйлеме белән тартып торырга тиеш бит. Без әле моны аңламыйбыз, шуңа күрә кеше саны ул күрсәткеч түгел, – ди Зөфәр хәзрәт.

Диннең асылына төшенәм дигән кеше өчен мәчет матурлыгы, аның кайда урнашуы мөһим түгел анысы. Мисалга, Казанның Яңа Татар бистәсендә урнашкан «Ал» мәчетендә гыйбадәт кылу өчен бары тик бер кечкенә бүлмә бүлеп бирелгән, шулай да җомга намазына 60 лап кеше җыела. «Иске Таш» һәм «Сөләйман» мәчетләре 40 лап намаз кылучыны кабул итә. Дөрес, 100 дән артык кешене кабул итә торган иң популяр мәчетләр дә шактый. Әйтик, «Мәрҗани»гә – 200–300, «Иман нуры»на – 100–200, «Апанай»га – 150, «Гаилә»гә һәм «Ярдәм» мәчетенең һәркайсына 500 ләп кеше җыела. Ә дөреслектә «Иман нуры» – 70–80, ә «Гаилә» мәчете бары тик 300 кешегә генә исәпләнгән. Бу чагыштыруларны һәр мәчет өчен дә китереп булыр иде. Бу хакта мәчет имамнары да теләп сөйли. Ә Татарстан Диния нәзарәте: «Җомга һәм гает намазларына йөрүче казанлылар саны 33 000 тирәсе», – дип белдерә. Күпме бу, әллә азмы?

Киләсе кеше килә

Татарстан башкаласының күзгә күренми торган мәчетләре дә шактый. «Өметлеләр» мәчетен генә алыйк. Асылда, ул – күпфатирлы торак йортның беренче катында урнашкан кечкенә генә бина. «Туган авылым» комплексындагы мәчет – кечкенә генә агач йорт. Кечкенә булсалар да, 50 ләп намаз кылучысын каршы алалар. Тик менә 100 кеше сыйдырышлы мәчетләргә төрле сәбәпләр аркасында бер-ике дистә кешенең генә килүе үкенечле. Королев урамындагы бер йортның подвал өлешендә урнашкан «Ай нуры» мәчете имам-хатыйбы 94 яшьлек Мәгъзанур хәзрәт Яруллин әнә шулай ди.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытындагыча яши безнең мәчет. Ул чакта мәчетләр бөтенләй булмаган. Ачык һавада намаз укыганнар, дога кылганнар. Тик һава торышы үзгәрә бит, кояшы да чыга, суыгы да килә, яңгыры да ява. Шулай итеп, бина корып куя башлаганнар. Аннары түбә кирәк булган, аннары кешене намазга ничек дәшәргә дигән сорау туган. Манара ясалган, азан әйтеп чакыра башлаганнар, – диде ул. – 2013 елда Казанда Универсиада үтте. Килгән-киткәннәр монда мәчет икәнен белсен дип, мәчет сурәте төшерелгән рәсем элеп куйдым. Бу йортта яшәүчеләр: «Әллә нинди сакаллы кешеләр подвалда яталар. Нәрсә эшлиләрдер, бик куркыныч», – дип, шәһәр прокурорына шикаять яздылар. Шул елда суд юлын да таптарга туры килде, чөнки мәчет рәсмиләштерелмәгән иде. Шуннан соң без юридик рәвештә рәсмиләштердек.

Бүген Мәгъзанур хәзрәт көн саен 20–30 кардәшен сәламләп, алар белән намаз укый. Кышкы суыкта да, җәйге челләдә дә мәчеткә кереп юанучы, хәзрәткә уй-фикерләрен җиткереп торучылар да шактый икән. «Мәчетне намаз уку урыны гына итеп кабул итмәсәк иде. Киләсе кеше намазына да, хәл белергә булса да килә ул», – ди имам.

Казый сүзе

– Кешене мәчеткә куып китереп булмый, – ди Балтач районының баш мөхтәсибе, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Мәчеткә йөрүчеләр санына карап дин турында фикер йөртеп булмый. Авыл белән шәһәр – икесе ике мәсьәлә. Һаман да шул дини белемле кадрларның җитмәвенә, хәер, авылга кайтып эшләмәүләренә килеп төртеләбез. Мондый кадрлар бар, ләкин белемле имамнар авылга ашкынып тормый. Әгәр дә аларны авылга кызыктыру һәм үсендерү чаралары булса, газета битләрендә гел авылларда мәчетләр ачыла, дип язарлар иде.

Яшь дин белгече балалар белән эшләү кагыйдәләрен дә яхшы беләчәк, дигән фикердә Җәлил хәзрәт. Бүген халыкны дингә якынайтам дисәң, эшеңне сабыйлардан башла.

– Өлкәннәр белән эшләмәдек түгел бит инде. Аларның фикерен үзгәртәм димә, – дип елмая хәзрәт. – Балаларга дөрес тәрбия бирү мөһим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре