Газетага язылу

Владимир Якимов: «Татарстанда яшәүчеләрнең барысына да сыйфатлы эфир сигналы барып җитә»

Татарстанның Радио-телевидение тапшыру үзәге (РТПЦ) директоры Владимир ЯКИМОВ белән оешманың юбилее уңаеннан республикада радио һәм телевидение үсеше турында сөйләштек.

Владимир Якимов: «Татарстанда яшәүчеләрнең барысына да сыйфатлы эфир сигналы барып җитә»

Владимир Николаевич, телерадиотапшырулар тарихында нинди әһәмиятле вакыйгаларны телгә алып үтәр идегез?

– 1927 елның 7 ноябрендә Татарстанда радио пәйда була. Шушы көнне Казанның тәүге радиотапшырулар станциясе – РВ-17 эшли башлый. Асылда ул язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Усмановның тырышлыгы белән оештырыла. Тапшырулар шундук татар һәм рус телләрендә алып барыла, соңрак республикада яшәүче башка халыкларның телләре дә өстәлә. Татарстан радиокомитеты инде 1936 елда бөтенсоюз дәрәҗәсенә чыга: Казаннан «Зәңгәр шәл» спектакле тапшырыла.

ТАССР Министрлар Советы 1955 елның 18 ноябрендә «Вакытлыча телеүзәк эше турында» карар кабул итә. Республикада даими телерадиотапшырулар булдыру өчен тәүге рәсми адымга әйләнә бу. Сынап карау максатында беренче тапшырулар Казан дәүләт университеты бинасыннан алып барыла. Ә инде 1959 елның 3 ноябреннән тапшырулар Шамил Усманов урамындагы яңа телестудиядән эфирга чыга башлый.

«Радиострой» Бөтенсоюз тресты белгечләре Казанның телевидение манарасын төзи. Төзелеш 1958 елның 1 августында тәмамлана. 1970 нче еллар азагы – 1980 нче еллар башы – төсле телевидениегә күчү чоры. Оештыру һәм акча мәсьәләрендә төрле кыенлыклар чыгу сәбәпле, күчеш чоры берничә елга сузыла. Төсле техниканы үзләштерү исә җирле телевидениедә эшләүчеләрнең иҗат офыкларын нык киңәйтә.

2000 елда, тиешле радиотехник җайланмалар урнаштырылгач, Казанда «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «Яңа гасыр» телерадиопрограммалары пәйда булды. Бу исә «Татарстан – Яңа Гасыр» телевидение һәм радиотапшырулар программалары челтәрен үстерүгә нигез салды.

Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре (РТРС) филиалы – Татарстанның Радио-телевидение тапшыру үзәге «Татарстан – Яңа Гасыр» программасын трансляцияли торган 132 телевизион тапшыргыч, радио программаларын тапшыра торган («РНВ» программасы) 36 тапшыргыч эшен тәэмин итә.

2010 нчы елларда киң колачлы цифрлаштыру эшләре башланып китте. 2011–2018 елларда республикада 87 тапшыру станциясеннән цифрлы телерадиотапшырулар челтәре булдырылды. 2016 елда беренче мультиплекс челтәре тулысынча файдалануга тапшырылды, 2017 елда «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе программалары беренче мультиплекс каналларына («Россия 1» һәм «Россия 24») кертелә башлады.

2019 елның 14 ноябрендә Татарстанда федераль каналлар аналог рәвешендәге тапшыруларын туктаткач, төбәк тулысынча цифрлы сигналга күчте. Шулай итеп, республикада яшәүчеләрнең 99,2 проценты өчен цифрлы телевидениенең сыйфатлы тапшыруларын карау мөмкинлеге ачылды.

Татарстан 2012 елның мартында цифрлы технологияләр нигезендә тапшыруларны эфирга чыгара башлаган беренче төбәк булды. Бу җәһәттән ни өчен нәкъ менә безнең республика сайлап алынды?

– Республика, чыннан да, телерадиотапшырулар өлкәсендә цифрлы стандарт буенча эшли башлаган тәүге төбәкләрнең берсе, ә кайбер очракларда тәҗрибә мәйданы булды. Сәяси, икътисадый һәм технологик сәбәпләргә бәйле бу. Татарстан җитәкчелеге 2000–2010 елларда эзлекле рәвештә технологик лидерлыкка омтылып, дәүләт идарәсен цифрлаштыруга, ИТ-кластерны (шул исәптән Иннополис) үстерү, электрон сервисларны гамәлгә кертүгә өстенлек бирде. Телерадиотапшырулар, цифрлы инфраструктураның бер өлеше буларак, шушы юнәлеш кысасына кертелде. Республика хакимиятенең федераль программаларда актив катнашырга һәм оештыру бурычларының бер өлешен үзенә алырга әзер булуы тәҗрибә проектларын эшләтеп җибәрүне тизләтте.

Төбәкләр төрле таләпләр буенча – элемтә объектларына мәйданчыклар бирергә әзерлек, кадрларга ия булу, инфраструктураны үстерү планнары, РТРС белән ни дәрәҗәдә берлектә эшли алуларына карап сайлап алынды. Татарстан бу таләпләргә туры килеп, планлаштыруда актив төстә катнашты. Шуңа күрә аңа беренче мультиплекслар булдыруда, технологияләрне сынап карауда өстенлек бирелде. Шулай итеп, Татарстанда яшәүчеләрнең 99,3 проценттан артыграгы беренче һәм икенче мультиплекслар мөмкинлегеннән файдалануга ия булды.

Республикада ике телле мохит хөкем сөрә. Цифрлы сигнал телевидение челтәре белән нәтиҗәлерәк идарә итү – федераль каналларга төбәкнең татар һәм рус телләрендәге тапшыруларын кертеп җибәрү мөмкинлеге бирде. Бу федераль дәрәҗәдә бик мөһим иде, чөнки цифрлы телевидение тапшыруларны төбәкләрдә яшәүчеләргә сыйфатлы җиткерү нигезендә тел һәм мәдәни төрлелекне саклап калу чарасы буларак күздә тотылды.

Хәзерге вакытта Татарстан сыйфатлы цифрлы сигнал белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Бу күрсәткеч 98,33 процентка җиткән. Ягъни республикада яшәүчеләрнең барчасына диярлек тотрыклы рәвештә сыйфатлы эфир сигналы барып җитә.

Теләсә кайсы зур оешманың төп байлыгы кешеләр. Сездә кадрларга кытлык бармы? Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен нәрсәләр эшләнә?

– Бездә белгечләргә карата катгый таләпләр куела. Төп инженерлык җиһазлары белән эшләүгә тиешле белемгә һәм тапшыру җиһазлары белән эшләү тәҗрибәсенә ия булган белгечләрне генә алабыз. Вузлар белән иңгә-иң торып эшлибез. РТРС һәм телекомпанияләр КФУ, КНИТУ-КАИ һәм көллиятләр белән хезмәттәшлек итә. Студентлар диплом алганчы ук эш үзенчәлекләренә төшенү өчен стажировка уза.

 

РТРС филиалының үзендә резерв системасы эшләп килә: өметле хезмәткәрләрне катлаулырак объектларда эшләүгә, җитәкче урыннарга әзерлибез. Хезмәткәрләребез өчен яңа стандартлар һәм җиһазлар буенча квалификация күтәрү курсларын уздырабыз. Техника һәм регламентлар даими яңартылып торыла чөнки.

 

Предприятиенең социаль сәясәте һәр хезмәткәребезнең эшен һәм тормышындагы тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Рәсми төстә эшкә урнашу, рәсми хезмәт хакы, түләүле чираттагы яллар, «больничный», уку өчен түләүле ял, хезмәтне саклау нормаларын үтәү – боларның барысы да яшьләрне җәлеп итә. Компаниябездә остазлыкка зур игътибар бирелә.

Техник тармакта кешенең үзен зур һәм кирәкле системаның бер өлеше буларак хис итүе мөһим. Шуңа күрә корпоратив культура да югары дәрәҗәдә куелган. Хезмәт алдынгылары өчен Мактау тактасы, грамоталар, башка бүләкләр бирү тәҗрибәсе булдырылган. Һөнәри осталык буенча еллык бәйгеләр, хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен чаралар уздырабыз. Сәламәтлек һәм спортны да игътибардан читтә калдырмыйбыз. Төрле спорт чараларында, тармак спартакиадаларында даими катнашабыз. Боларның барысы да предприятие хезмәткәрләренә, аеруча яшьләргә рухланып эшләү һәм яшәү мөмкинлеге бирә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре