Берничә ел элек бу якларга эш сәфәренә баргач, әлеге авылга юлыбыз төшкән иде. Матур, эшчән кешеләре белән аралашып кайткач та, элемтәләрне өзеп бетермәдек. Ара-тирә сөйләшеп тордык. Шуңа күрә Дөм-Дөмдәге тормыштан азмы-күпме хәбәрдар булдык. Озак еллар эшләгән җирлек башлыгы лаеклы ялга киткәч, җитәкче вазыйфасына килеп китүчеләр аз булмады. Авылның бер ел тирәсе хуҗасыз торган чакларын да беләм. Шуңа күрә әлеге җирлектә яшь һәм иң мөһиме тырыш кыз эшли дигәч, авыл халкы өчен сөенеп куйдым.
Җирлеккә ике авыл керә. Айталанда нибары сигез генә кеше яши. Ә 121 хуҗалыклы Татар Дөм-Дөмендә 220 кеше гомер итә. Нәзилә дә – шушы авыл кызы. Әтисе колхозда гомер буе баш инженер булып эшләсә, әнисе – китапханәче һәм хат ташучы. Нәзилә мәктәпне тәмамлагач, Чаллыда программалаучы һөнәренә укый. Белем алганда ук, практика узарга җирлек башлыгы урынбасары булып эшкә кайта. Ә инде укуын тәмамлагач, ул вакытта Алабуга районы башлыгы урынбасары булып эшләүче Роман Исланов Нәзиләгә башлык вазыйфасын тәкъдим итә. Бу вакытта туташка нибары 20 яшь була.
– Мондый җаваплы эш бик куркытты, әлбәттә. Администрациядән дә озак үгетләделәр. Тик хәлиткеч мизгелдә авылның язмышы турында уйладым, чөнки шактый вакыт хуҗасыз булганлыктан, авыл тарала башлады, хәл итәсе мәсьәләләр дә җыелды. Шул вакытта мин үз-үземә: «Нәзилә, яки син бу эшкә алынасың һәм тырышып эшлисең, яки авылның киләчәге юк», – дип әйттем. Гаиләмнең дә ярдәме тиде. Эшкә мин октябрьдә килдем, ә сентябрь ахырында кияүгә чыккан идем. Ике як әти-әниләр дә терәк булды, – ди ул.
Туган авылыңның һәр сукмагы, һәр тыкрыгы, кешеләре һәм проблемалары таныш аңа. Бу, бер яктан, җиңелрәк булса, икенче яктан, авылдашлар алдындагы җаваплылык та зуррак, дигән сүз.
– Урынбасар булып эшләгәндә үк авылдашлар: «Әйдә, моны эшлик, әйдә, тегесен», – дип килә иде. Ләкин моның өчен минем мөмкинлегем дә, хокукым да булмады. Аннан соң, җирлек башлыгы теге яки бу мәсьәләне хәл итүне үз күзлегеннән карап башкара бит. Авыр булды. Ут, су, юллар, башка бик күп төрле вак-төяк эшләрне ничек ерып чыгасын, кай яктан килеп тотынасын күз алдына да китермәдем. Элеккеге җирлек башлыгына шалтыраткан, авылдашлар белән киңәшләшкән чакларым бик күп булды. Хәзер дә гел аларның ярдәмен тоям, – ди Нәзилә.
Башлык булып урнашуга, Нәзиләнең иң беренче башкарган зур эше депутатларны яңарту була. Авылга ярдәмнәре тия торган кешеләрне куеп, үз тирәсенә актив, яшь, авылның язмышына битараф булмаган кешеләрне туплый ул.
– Танылган эшмәкәр Нурислам Кадыйровның ярдәме нык тия. Аның тәкъдиме белән авыл клубына яшьләрне җыйдык. Шундый бер очрашу вакытында балалар өчен ял итү лагере төзү фикере туды. Мин бу идеяне район башлыгы Рөстәм Мидхәтовичка әйттем. Ул хуплагач, эш тәртибе билгеләнде, – ди тәвәккәл кыз.
Лагерьны киләсе елда төзи башларга уйлыйлар. Башка район балаларын да көтәләр. Бигрәк тә спортка зур урын бирәчәкләр.
– Мине, чыннан да, авылның язмышы, аның киләчәге борчый. Бөтен көчне авылны күтәрүгә куябыз. Ә аны саклап калыр өчен беренче чиратта эш урыннары кирәк. Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Укучылар күрше авылга йөреп укый. Күпләр Алабуга икътисадый зонасына барып эшли. Авылда кибет, ФАП, клуб һәм китапханә бар. Фермерлар, күпләп бакча җиләге үстерүчеләр бар. Лагерьга да зур өметләр баглыйбыз. Инде бүгеннән үк эш урыны белешеп куючылар бар. Шулай ук авылга эшмәкәрләрне җәлеп итү турында да уйлыйбыз. Сатар өчен йортлар, җирләр дә бар, – ди ул.
Октябрь аенда аның эшкә урнашуына ике ел була. Шушы вакыт эчендә тәҗрибә туплап, үзенә ышаныч барлыкка килгән.
– Мине күпләр хуплагач, ышанычым артты. Шуның белән бергә җаваплылык та көннән-көн ныграк арта. Аннан соң күп сорауларның чишелешен табарга, теге яки бу эшне ничек хәл итеп буласын алдан аңларга өйрәндем, кемгә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә беләм хәзер, – ди җирлек башлыгы.
Авылда ике ел рәттән, зурлап, «Батыр-фест. Авыл кубогы» бәйрәме уздырыла. Нәзиләнең спортка игътибар бирүе юкка түгел. Үзе дә, гаиләсе дә спортны ярата. Техниканы да якын күрә. Аның турында: «Планеркага да мотоциклда барырга мөмкин», – диләр. Иҗади сәләте булгач, бәйрәм чараларында да актив.
– Авылдашлар, миңа ярдәм итүчеләр турында бик озаклап сөйли алам, ә менә үзем турында сөйләргә яратмыйм, – ди ул. – Безнең авыл халкы бик яхшы һәм тәртипле, чисталык ярата. Ниндидер проблема килеп чыга икән, матур гына сөйләшеп хәл итәбез. «Арада каршы килә торган бер генә кеше дә юкмыни?» – дип кызыксынасыз инде сез. Юк, чөнки без бөтен әйберне уртага салып, киңәшеп хәл итәбез. Зур, җитди карарларны бервакытта да үзем генә кабул иткәнем юк. Үзара салым акчасы булсынмы ул, нидер төзисе, яки төзәтәсе булсынмы – барысы да киңәшеп эшләнә. Авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына да карашым үзгәрде. Халык һәм хөкүмәт арасында күпер салучы ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез