Шул җирдә череп яткан алмаларны күреп, балачак хатирәләре искә төшә. Колхозыбызда бик зур алма бакчасы бар иде безнең. Аны үзебезчә «алмагач арасы» дип йөртә идек. Ярты гомер шунда үтте, дисәң дә була. Каравылчылар кычкыра-кычкыра куа тора, бала-чага һаман шунда ята. Башта яшел алмаларны тешләштергәләп йөрсәк, август аенда, бригада туплап, алма җыярга төшеп китә идек. Эшләгән өчен аз булса да акчасын да бирәләр. Әмма анысыннан да бигрәк, көнгә ике тапкыр берәр чиләк алма кайту кадерле иде безгә. Өйгә кайтасы алманы эш барышында җыя башлыйбыз. Яхшыракларын, тәмлерәкләрен. Әрекмән яфраклары астында һәркемнең – үз күче. Безгә бигрәк тә күп кайта иде ул, чөнки кайчакта бер гаиләдән апалар белән өчәүләп тә йөрибез. Өстәвенә кич белән сыер ашатырга төшкәч, рөхсәтсез генә тагын кереп чыгарга да күп сорамыйбыз. Бергәләшеп турыйбыз, чолан түбәсенә киптерергә җәябез яисә җепкә тезеп, тәрәзә рамнарына эләбез. Кыскасы, эш кайнап тора. Аннан үзебез теккән кечкенә капчыкларга салып, чормага сакларга куябыз. Салкыннар җиткәч, әни мичтә кетер-кетер килерлек итеп киптерә дә, амбарга алып чыгып төябез. Шулай итеп, алма оны пәйда була. Ләвеш (бездә пирогны шулай диләр) өчен менә дигән эчлек иде бу. Атна саен диярлек пешерелгән алма ләвеше аеруча тәмле, чөнки ул әчкелтем, әбиләр әйтмешли, күңелне ачып җибәрә. Нык кипкәч, бозыла, дип тә кайгырасы юк. Язга таба бөртеге дә калмый иде.
Хәзер мондый эчлекләр әзерләп маташмыйбыз инде. Как койган булабыз, кышын компот кайнатырга дип киптерәбез. Базга саклауга куябыз. Яртысы череп бетә. Калганын да юньләп ашамый балалар. Баз исе килә, кибеттән алганы тәмлерәк, диләр. Химия белән эшкәртелгән дигәнне ишетергә дә теләмиләр. Ахыр чиктә, әлеге дә баягы пирог пешергәлисең дә шуның белән вәссәлам.
Шул алмага карап кына да замананың ни дәрәҗәдә үзгәргәнлегенә шаккатып утырам. Әти-әниләр бакчадагы байлыкның бер бөртеген дә әрәм итүгә юл куймадылар. Монысы хак. Шуларны уйлыйм да тирес өеменә түгелгән чиләк-чиләк алмага, коелып яткан сливага, тагын башка җимешләргә карап кыенсынып куям. Бу хәлне күргәч, берәүләр, тормыш яхшырды, диярләр, икенчеләре, табигать биргән ризыкны исраф итәргә ярамый, дип каршы төшәрләр. Нишлисең, икесе дә азмы-күпме дөреслеккә якын кебек.
Авылда яшәүчеләргә бу яктан уңайлырак, хайваннарга, кош-кортларга ашатабыз, дип акланалар. Хәер, хайван дигәннән, күршеләребез коелган алмаларны күрше авылдагы дусларына илтергә гадәтләнеп киткәннәр иде. Тик соңгы вакытта алар да аптырашта. «Иснәп кенә карыйлар, капмыйлар да. Туйдылар, күрәсең», – дип, китермәскә кушканнар. Кызык, мал-туар да заманага яраклаша микәнни? Кеше ашамагач, аларга күбрәк эләккәннәндер инде, күрәсең. Җитмәсә, үзләре дә аз калып бара.
...Гөрләп торган алмагач арасындагы алманың берсе дә әрәм булмады, күрше Чувашия Республикасындагы җиләк-җимеш заводына илттеләр. Аннан безгә компотлар, пюрелар кайта иде. Шулайрак хәтерлим. Тагын бер тискәре ягы бар бу муллыкның. Халык, череп кенә ята, тирескә генә атасы барыбер, дип, җиләк-җимеш агач-куакларын утыртмый башлады. Мал-туар артыннан бакчалар да юкка чыга, агачлар саны кими башлады. Бакчаларда күбрәк чәчәк тә яшел чирәм. Шулай булгач, җирле җирдә яшәүнең мәгънәсе дә калмый дигән сүз түгелме соң инде бу?
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез