Admin
-
Яңалыклар
Татарстан күгеннән пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Узган төндә һава сакланышы көчләре Татарстан күгеннән пилотсыз очкычны бәреп төшереп юк иткән.
-
Яңалыклар
Атказанган укытучы укучыларга каникулларда укырга кирәкме-юкмы икәнлеген аңлатты
Көзге каникуллар аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен уңайлы вакыт, бигрәк тә бала олимпиадаларга әзерләнсә, ди Россиянең атказанган укытучысы Любовь Баева.
-
МӨҺИМ
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чараларда катнашты
Катлаулы шартларга карамастан, республиканың агросәнәгать комплексы тотрыклы эшли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Биредә нәтиҗә ясадылар, киләчәк турында сөйләштеләр, республика табынын кайгыртучы алдынгыларны бүләкләделәр.
-
Яңалыклар
Гыйнвар пенсиясен кайбер пенсионерлар декабрьдә алачак
Гадәттә айның беренче көннәрендә пенсия алучы пенсионерлар гыйнвар өчен түләүне декабрьдә – 30 декабрьдән дә соңга калмыйча алачак.
-
Яңалыклар
Татарстанда +14 градус җылы булачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев «Николай II: гаилә һәм тәхет» дигән зур тарихи күргәзмәне ачты
«Эрмитаж – Казан» күргәзмә үзәгендә Россия империясенең соңгы императорына багышланган «Николай II: гаилә һәм тәхет» дигән зур тарихи күргәзмә ачылды. Экспозиция Романовлар гаиләсенең тормышын, ул чордагы сәяси үзгәрешләрне яктырта һәм үз вакытында Казанга килә алмаган Николай II нең Татарстан башкаласына үзенчәлекле «визиты» буларак оештырылган.
-
Яңалыклар
Казанда менталь тайпылышлары булган балалар өчен махсус киңлек ачылды
Казанның Восстание урамы, 59 йорт адресы буенча менталь тайпылышлары булган балаларны социаль тирәлеккә җайлаштыру өчен махсус киңлек ачылды. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Россиядә бала карау өчен түләнә торган «больничный» вакытын 30 көнгә арттырачаклар
Россия Хөкүмәте авыру баланы карау өчен алынган түләүле «больничный»ның максималь вакытын елына 30 көнгә арттырачак. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новостига сылтама «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Әлифба» фильмы «Мөнбәр» фестивалендә иң яхшы милли фильм дип табылды
«Әлифба» документаль-уен картинасы «Мөнбәр» халыкара кинофестивалендә иң яхшы милли фильм өчен бүләк алды. Фильм татар әлифбасын иҗат итүчеләр Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитовага багышлана. Картинаның режиссеры, Россия кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров ТНВ телеканалында «Семь дней плюс» программасында фильм төшерү тарихы турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев Казандагы Иран Генконсулы Мөхәммәд Босраи белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Мөхәммәд Босраи белән очрашты. Генконсул Татарстандагы дипломатик миссиясен башлый.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен үткәрде
Итәк-җиңнәрне җыяр чак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен үткәрде. Анда бу елның тугыз аенда бюджет үтәлеше йомгаклары турында сөйләштеләр.
-
Яңалыклар
Татарстан пешекчеләре Индонезия һәм Тунистан җиңүләр белән кайтты
Татарстанның шеф-пешекчеләр җыелма командасы Индонезия һәм Тунистагы халыкара чемпионатлардан ике алтын медаль белән кайтты. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе вәкилләре, шеф-пешекчеләр үзләре сәфәрләрнең нәтиҗәләре һәм ярышларның үзенчәлекләре турында фикер алышты.
-
Яңалыклар
Татарстан халкына пилотсыз очкычлар турында мәгълүмат таратуның тыелуын искә төшерделәр
Татарстанда яшәүчеләргә пилотсыз очкычларның очып үтүе чагылдырылган фото яки видеолар урнаштыруның тыелуы турында искә төшерделәр. Хөкүмәтнең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемендә бу җәһәттән мәгълүмат пәйда булды.
-
Яңалыклар
Казан аэропортында Уникаль осталык үзәге вәкиллеген ачарга планлаштыралар
Казан аэропортының яңа терминалында Уникаль осталык үзәгенең вәкиллеген ачарга планлаштыралар, анда Татарстан һөнәрчеләренең эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Табиб: «Озак яшәү өчен туклануны төрлеләндерергә кирәк»
Озак яшәү өчен туклануны төрлеләндерергә кирәк. Дәүләт мәгърифәт университетының медицина факультеты өлкән укытучысы Александр Умнов «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.