Проектның төп максаты - биологик төрлелекне саклау һәм кар барсын озак вакытка саклауны тәэмин итү. «Ак Илбирс»та популяция мониторингы, генетик тикшеренүләр, биобанк булдыру, төрне саклау һәм реинтродукцияләү программаларын эшләү, студентлар һәм яшь галимнәр алмашу буенча эш оештырылачак.
Комплекс Ысыккүл дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә төзелгән һәм Алтайдан Ысыккүлгә кадәр кар барсын саклау буенча бердәм фәнни-гамәли системаның үзара тулыландыра торган икенче мәйданчыгына әверелгән. Үзәкнең гомуми мәйданы 1,6 мең кв. метрга җитә. Территориядә административ, лаборатория һәм ветеринария биналары, музей-конгресс блогы һәм торак корпус төзелгән. Операция блоклары, цифрлы рентгенодиагностика, генетик лаборатория һәм ветеринария блогы җиһазландырылган.
Ачылу тантанасындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кар барсы - сирәк ерткыч кына түгел, ә Татарстан һәм Кыргызстан халыкларын берләштерүче борынгы символ. "Канатлы барс - Идел буе болгарлары традицияләренә барып тоташкан затлылык һәм көч билгесе - Татарстан Республикасы гербын бизи. Кыргызстанда кар барсы элек-электән бөеклекне, намуслылыкны, кыюлыкны, чыдамлыкны гәүдәләндергән. Кыргызстан Президенты Указы нигезендә кар барсы милли символ буларак танылган. Бу бер үк символның халыкларыбызның уртак рухи кыйммәтенә әверелүе сирәк очрак», - диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барс Кызыл китапка кертелгән, шуңа күрә бу җәнлекнең язмышы уртак гамәлләргә бәйле. Ул искәрткәнчә, элегрәк Алтай Республикасында Татарстан ярдәме белән «кар барсы» фәнни-тикшеренү үзәге - ирбисны табигый ареалында өйрәнү һәм саклау өчен махсуслаштырылган мәйданчык булдырылган иде.
"Бүген без чираттагы адымны ясыйбыз һәм Кыргызстанда "Ак Илбирс" үзәген - Үзәк Азиядә төп яшәү ареалларының берсенең үзәгендә ачабыз. Бу ирбисны саклап калуның бердәм фәнни-гамәли системасының үзара тулыландыра торган ике мәйданчыгы. Биредә - Кыргызстанда Россия һәм Кыргызстан галимнәре һәм белгечләренең уртак эше үсәчәк. Бу үзәктә алынган һәр мәгълүмат - ике илнең фәненә генә түгел, ә кар барсын саклау буенча глобаль программага да керткән өлеше», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Т
атарстан Рәисе әлеге проектны хуплаулары өчен Кыргызстан Президенты Садыйр Жапаровка, Министрлар Кабинеты Рәисе - Кыргызстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Адылбәк Касыймалиевка, Табигать ресурслары, экология һәм техник күзәтчелек министрлыгына, шулай ук Милли фәннәр академиясенә рәхмәт белдерде.
"Ирбисне саклап, без сирәк күренешне генә түгел, тау экосистемаларын, су ресурсларын, илләребезнең табигый мирасын да саклыйбыз, балаларыбызга тауларда ата - бабаларыбызны - Болгар әкиятчеләреннән алып "Манас"эпосына кадәр рухландырган җәнлекне күрергә мөмкинлек бирәбез. Барыбызга да нәтиҗәле эш, яңа фәнни ачышлар һәм уртак планнарыбызның уңышлы тормышка ашуын телим", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга, шуннан соң дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кыргызстан Министрлар Кабинеты Рәисе - Президенты Администрациясе җитәкчесе Адылбәк Касыймалиев билгеләп үткәнчә, «Ак Илбирс» үзәген ачу кар барсын һәм кыргый хайваннарның башка сирәк төрләрен саклау эшендә мөһим адым булып тора. Үзәк фәнни тикшеренүләр уздыру, ветеринария ярдәме күрсәтү һәм хайваннарны тернәкләндерү, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар тудырачак.
Адылбәк Касыймалиев Татарстан Рәисенә проектны гамәлгә ашыруга керткән өлеше һәм Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында Кыргызстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында дустанә элемтәләрне ныгытуы өчен рәхмәт белдерде.
Проектның кирәклеген төрнең саны турындагы мәгълүматлар раслый. Хәзер Россиядә 94 баш кар барсы исәпләнә. Кыргызстанда 234тән алып 349га кадәр баш хайван яши - бу дөньяда иң зур милли популяцияләрнең берсе.
«Ак Илбирс» проекты «Экологик иминлек» илкүләм проекты («Биологик төрлелекне саклау»федераль проекты) кысаларында үсә. Татарстан ягыннан эшне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы җайга сала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез