Тыныч кына җирдә урнашкан кечкенә генә мәктәп бу. Ишегалдында тиен йөгереп йөри, ябалаклар да бар икән. Кыскасы, менә шундый үзгә бер мохит булган мәктәптә имтихан тотачаклар. Ә без читтән генә яшьләрнең кәефен күзәтәбез. Әнә бер егет агачка сөялгән дә дәфтәренә нәрсәдер яза, белемнәрен искә төшерә. Кемдер тамак ялгап, хәл җыя. Барысының да дулкынланудан котыласы килә.
– Мин 6–8 нче сыйныфларда ук репетитор белән әзерләдем. Дөресен генә әйткәндә, инглиз теле миңа әллә ни кызык түгел иде. Әти-әни кушкач, тыңладым инде. Репетитор мине сөйләшергә өйрәтте. Әмма тора-бара әлеге дәресләрне ташладым. Аннан әни миңа онлайн курслар сатып алды. Анысына да әллә ни түземлегем җитмәде. Миңа 9 нчы сыйныфта чик баллны җыю да җитә иде. Аралашып торганда, тел үзеннән-үзе шомара бит ул. Имтиханны 90 яки 100 баллга яза алмаячакмын. Илле булса да җиткән. Түләүле бүлеккә укырга керү ягын караячакмын, – ди 187 нче лицей укучысы Анита Хан.
Аның читкә китәсе килми, үзебезнең Казанны бик ярата икән. Студентлар өчен менә дигән шәһәр дип саный. Теләге – КФУның филология бүлегенә укырга керү.
Эль Шаарави Омар Хазем – гарәп егете. Ул да 187 нче лицейны тәмамлаган.
– Инглиз телен яхшы беләм. Моңа кадәр чит илдә яшәдек. Шушы телдә укыдым, аралаштым, – ди Омар. – Әлегә инженер һөнәрен сайларга исәп. Өстенлекне шуңа бирәчәкмен. Килеп чыкмаса, чит телләр буенча укырга керү ягын карармын. Документларымны КФУга тапшырырга җыенам.
180 нче гимназия укучысы Алия Нәбиева киләчәген укытучы һөнәренә бәйләмәкче. «Мәктәптә укытучылар яхшы укытты. Озак әзерләнергә туры килде. Үз көчемә ышанам. Курку хисе бөтенләй юк», – ди ул.
Укучыларның хәлен белешергә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде. Яшьләрнең барысына да уңышлар теләде ул.
– Бүген 672 бала чит телләрдән (телдән өлешен) бирсә, 1166 сы информатикадан сынау тотачак. Барлыгы 35 пункт ачылды. Чит телләрдән кичә дә бирделәр. Саннар былтыргыдан әллә ни аерылмый, – диде министр. – Моңа кадәр тапшырылган имтихан нәтиҗәләре начар түгел. Рус теленнән дә үсеш бар. Уртача балл – 66,6. Бу – ил күләмендәгедән 3,6 баллга югарырак дигән сүз. Әдәбият, химиядән күрсәткечләр узган елгы белән чагыштырганда бераз гына түбән. Рус әдәбиятыннан уртача ил күрсәткечләреннән 8,5 баллга зуррак. Химиядән исә 5,8 баллга күбрәк. 100 баллга бирүчеләр бераз гына кимегәндер. Бар кеше дә мондый нәтиҗәгә ирешә алмый. Югары балл туплаган егет-кызлар саны артып бара. Рус теленнән 71 бала 100 балл җыйды. Узган елгыдан 38 гә күбрәк бу. Милли республикада рус телен яхшы бирү – үзе бер күрсәткеч. Имтиханнарда кагыйдә бозучылар булмады.
Сан
Быел 1383 укучы чит телләрдән (телдән) БДИ тапшырырга гариза биргән: инглиз телен – 1355, алманчаны – 16, французчаны – 6, испанчаны – 1, кытай телен 5 кеше сайлаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез