19 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда ел башыннан бирле яңа төзелгән йортларда 8,1 мең фатир сатып алынган
Татарстан башкаласында 2025 елның унбер аенда яңа төзелгән йортларда фатир алу турында 8,1 меңгә якын килешү төзелгән. Бу «Яндекс Недвижимость» һәм «Пульс Продаж Новостроек» сервислары мәгълүматларыннан билгеле булды.
-
Яңалыклар
Артем Кузнецов: «Бала табуны модага кертү кыен»
Туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирде һәм бу – бик мөһим. Россия Президенты Владимир Путинның туры элемтәсеннән соң «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов әнә шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Сәрия Сабурская: «Туры элемтә халыкны борчыган мәсьәләләрне ачык чагылдыра»
Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә килгән сораулар тема ягыннан киң колачлы һәм алар бүген ил халкын аеруча да борчыган мәсьәләләрне ачык чагылдыра. Россия Президенты Владимир Путинның туры элемтәсеннән соң Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әнә шундый фикер белдерде.
-
Яңалыклар
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Туры элемтә – Президентка шәхси мөрәҗәгать итү мөмкинлеге»
Татарстан мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәне Россиядә яшәүче һәркем өчен дәүләт башлыгы белән үзен нәрсә борчуы турында турыдан-туры сөйләшү мөмкинлеге дип атады.
-
Яңалыклар
ЦТС биржасы сәнәгать кооперациясен үстерүгә һәм аңлаешлы бәя тәкъдим итүгә ярдәм итә
Татарстан икътисадый процессларга биржа механизмнарын эзлекле рәвештә кертүне дәвам итә. ЦТС биржасы белән хезмәттәшлек сәнәгать комплексын үстерү, аңлаешлы бәя тәкъдим итү һәм икътисадның төп тармакларында көндәшлек мохите булдыру өчен мөһим инструментка әверелә.
-
Яңалыклар
Путин 80нән артык сорауга җавап бирде
Россия Президенты Владимир Путиның туры элемтәсе тәмамланды. Ул 4,5 сәгатькә якын дәвам итте.
-
Яңалыклар
Путин гашыйк булуын әйтте
Туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путиннан: «Бүгенге көндә сез гашыйкмы?» – дип сорадылар.
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Минем өчен Ватан әти-әнидән башлана»
-
Яңалыклар
Путин вакытында йокларга ятарга киңәш итте
Россия Президенты Владимир Путиннан туры эфир барышына эш көненең озынлыгы турында сорадылар.
-
Яңалыклар
Россия Президенты гаилә кору мәсьәләсен озакка сузмаска киңәш итте
Гаилә кору кебек фундаменталь мәсьәләләрне озакка сузмаска һәм мөмкин кадәр иртәрәк хәл итәргә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин яшь гаиләләрнең торак сатып алу мөмкинлеге турындагы сорауга җавап биргәндә әйтте.
-
Яңалыклар
Путин МАХ турында: «Бу – дөрес адым иде»
Россия Президенты Владимир Путиннан туры элемтә барышында МАХ кушымтасына мөнәсәбәте һәм аның ни дәрәҗәдә кирәк булуы турында сорадылар.
-
Яңалыклар
Путин машина базарының киләчәге турында әйтте
Россия Президенты Владимир Путиннан туры эфир барышында бу ел азагында автомобильләргә утильләштерү җыемын арттыру сәбәпле, машина бәяләре кыйммәтләнүгә бәйле фикерен сорадылар.
-
Яңалыклар
Россия Президентын туйга чакырдылар
Россия Президенты Владимир Путин белән туры эфир барышында әлеге чарада катнашкан Екатеринбург журналисты Илбашын туйга чакырды.
-
Яңалыклар
Путин Көнбатышка: «Безнең хөрмәт итсәгез, бернинди яңа СВОлар булмаячак»
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Россия Көнбатыш илләреннән артык берни дә таләп итми, ә бары тик аның куркынычсызлык өлкәсендәге мәнфәгатьләрен үтәүне генә таләп итә.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Си Цзиньпинны Россиянең ышанычлы хезмәттәше дип атады
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, ул КХР Рәисе Си Цзиньпинны үзенең дусты, шулай ук Россиянең ышанычлы хезмәттәше һәм союздашы дип саный. Бу хакта ул туры эфир барышында әйтте.