Сәнәгать күләмендәге азот
Һаваны түбән температурада бүлү җайланмасында алына торган азот углеводород чималын куркынычсыз эшкәртү өчен кирәк: ул янып китә торган матдәләрнең кислород белән кушылуына юл куймый.
Проектның гомуми әзерлеге 95 проценттан арткан. Объектта төзү-монтажлау эшләренең 98 проценты башкарылган. Барлык металл конструкцияләр, технологик һәм электр җиһазлары, үткәргеч торбалар урнаштырылган. Төп технологик җиһазларның 58 берәмлеге монтажланган.

Җайланманы эшләтеп җибәрү алдыннан төп һава компрессорларын сынау узачак. Алар һаваны аеру технологиясенең нигезен тәшкил итә. Хәзер компрессорларны һәм суыту блогындагы җиһазларны суыту системаларын әзерләү тәмамланып килә. Эчке контур компрессорлардан һәм салкын блок җиһазларыннан җылылык алуны тәэмин итә, ә тышкы контур аны читкә чыгара.
– Көйләү-җибәрү эшләре график буенча бара. Электр җиһазлары эксплуатациягә тапшырылды, технологик системалар әзерләнә. Үткәргеч торбалар чистартылды һәм эш шартларына әзерләнде, насосларның эше тикшерелде, аерым сынауларга әзерлек бара. Бу эшләрдә «Нефтехим» һәм СИБУРның эксплуатация хезмәтләре белгечләре, «Прогаз» генераль подрядчы командасы һәм технологияне эшли торган компания вәкилләре катнаша. Киләчәктә җайланмада эшләячәк операторлар да җиһазларны сәнәгатьтә куллануга кадәр өйрәнү өчен сынауларга кушылдылар, – диде ВРУның операцион блогы җитәкчесе Олег Франденгайм.
Акыллы җайланма
Яңа җайланма заманча автоматлаштырылган идарә системасы белән җиһазландырылачак. Аны сәнәгатьне автоматлаштыру өлкәсендә инженерлык чишелешләре тәкъдим итә торган Россиянең алдынгы компанияләреннән берсе – «ТЕКОН» эшләгән. Хәзерге җайланмаларда күп кенә операцияләр кулдан башкарылса, яңа комплекста технологик процессның якынча 95 проценты автоматлаштырылачак.

Система операторларга һаваны аеру процессы, компрессорлар һәм насослар белән дистанцион рәвештә идарә итәргә, эш параметрларын күзәтергә, авария һәм кисәтү сигналларын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук җайланманың эш тарихын графиклар һәм күрсәткечләр үзгәреше аша анализлап булачак.
Системаны предприятиегә урнаштырганчы, белгечләр Мәскәүдәге «ТЕКОН» мәйданчыгында узган ике атналык завод сынауларында катнашканнар. Командировкага ун хезмәткәр, шул исәптән булачак операторлар да барган. Алар система интерфейсларын, җиһазларны эшләтеп җибәрү һәм туктату тәртибен, клапаннарның эшләвен, авария хәбәрләрен чыгаруны һәм авариядән саклау системасын тикшергәннәр. Сынаулар нәтиҗәләре буенча система әлеге җайланманың технологик таләпләренә яраклаштырылган.
– Яңа җайланманың куркынычсыз эшләве авариядән саклау системасы, компрессорларның һәм турбодетандерларның тибрәнүен киңәйтелгән контрольдә тоту, роторларның күчешен күзәтү, җитди тайпылышлар булганда җиһазларны автоматик рәвештә туктату һәм күбек белән янгын сүндерү системасы ярдәмендә тәэмин ителәчәк, – дип аңлатты һаваны бүлү җайланмасы операцион блогының өлкән менеджеры Александр Лященко.
Киләчәк өчен һава
Атмосфера һавасын аеру технологиясе җайланманың экологик яктан куркынычсыз эшләвен тәэмин итәчәк. Аерып алынган азот җитештерүдә кулланылачак, ә кислородка баетылган катнашма яңадан атмосферага чыгарылачак.
Яңа җайланмада эшләү өчен 18 кешедән торган команда әзерләнә. Теоретик укуларны 58 хезмәткәр узган. Алар арасында предприятиедәге өч гамәлдәге һаваны бүлү җайланмасында эшләүче белгечләр дә бар. Бу хезмәткәрләрне кирәк булганда бер-берсен алыштыра алырлык итеп әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

– Җайланманы эксплуатациягә кертү «Нефтехим»ны үзебез җитештергән техник газ белән ышанычлы тәэмин итүне яхшыртачак, читтән сатып алынган азот күләменең бер өлешеннән баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Татарстанда СИБУРның инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле чимал базасын булдырачак. Алар арасында Түбән Камадагы этилен комплексы, гексен производствосы, «стирол чылбыры» һәм металлоценлы полиэтилен проектлары да бар, – дип билгеләп үтте «Нефтехим» генераль директоры Марат Фаляхов.
Һаваны бүлү җайланмасын 2026 ел ахырында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектның бәясе 7 миллиард сумнан артык. Әлеге җайланма – СИБУРның Татарстандагы инвестиция программасының бер өлеше. 2028 елга кадәр гамәлгә ашырыла торган программаның гомуми күләме 600 миллиард сум тәшкил итә. Аның 406 миллиард сумы инде инвестицияләнгән.
Программа яңа җитештерү куәтләре төзүне, фәнни-технологик, җитештерү һәм социаль инфраструктураны үстерүне үз эченә ала. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төбәктә югары технологияләргә нигезләнгән 3 мең эш урыны булдырылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез