17-19 июньдә Татарстан башкаласы Россия Федерациясе һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе арасында мөнәсәбәтләр урнашуга 35 ел тулуга багышланган Россия-АСЕАН саммитын кабул итәчәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге вакыйганың агымдагы елның мөһим чарасы булуына игътибар итте.
"Ил җитәкчелеге, шәхсән Президент Владимир Владимирович Путин Татарстанга бу олы һәм илебез өчен бик әһәмиятле халыкара вакыйганы уздыруны ышанып тапшырды. Бу безнең барыбыз өчен дә зур хөрмәт һәм зур җаваплылык», - диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика оператив штабы федераль үзәктәге коллегалары белән бергә барлык оештыру чараларын да күргән. Саммит чараларының урыннары һәм делегацияләрне урнаштыру урыннары билгеләнгән. Делегацияләргә республика органнары җитәкчеләре беркетелгән. Кунакларның килү һәм китү графиклары, аларның республикада булу программалары эшләнә.
"Берсүзсез өстенлек - барлык дәрәҗәләрдә дә, Казанда, тулаем республика буенча да иминлекне тәэмин итү. Барлык муниципаль берәмлекләр башлыкларының һәм республика органнары җитәкчеләренең бурычы - урыннарда шәһәр һәм районнарның тормыш эшчәнлеге системалары эшендә бернинди дә инцидентлар булдырмау. Барлык оператив хезмәтләрнең, торак-коммуналь һәм юл-транспорт комплекслары предприятиеләренең, энергетиканың, иминлек системаларының, бигрәк тә балаларны савыктыру лагерьларында, бергәләп эшләвен тәэмин итү мөһим», - дип өстәде республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез