Башта шикәр булса да, ялган сүзнең соңы зәһәр. Ялган ятьмәсенә бер эләккән кеше аннан ычкыну юлын озак эзли. Нигә ялган сөйләү дөресен сөйләүгә караганда җайлырак соң? Ислам динендә ялганларга рөхсәт ителгән очраклар бармы? Бу хакта «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов белән сөйләштек.
– Ялганчы кемгә зыян сала?
– Ялган сөйләү иң зур гөнаһлардан санала. Әлеге гөнаһны кылучы башкаларга түгел, иң беренче чиратта үзенә зыян китергәнен аңларга тиеш. Аның бөтен ялган сүзләре үзенә каршы юнәлтелгән. Ялганчы бүген һәм иртәгә булмаса, бер елдан соң да тотылырга мөмкин. Монысы – бер. Икенчедән, кеше ялган сөйләгәндә, аның яныннан фәрештәләр ерагая. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Аллаһның колы ялган сөйләгән вакытта, шушы гөнаһның җирәнгеч исеннән фәрештәләр дә бер чакрым ераклыкка кача иде», – дигән бер хәдисендә.
– Ялган белән шаяру арасында чик бармы? Кемдер шаярып кына ялганларга, ә соңыннан: «Шаян сүз иде бит», – дияргә дә мөмкин.
– Шаяруның чиге бар. Белгәнебезчә, пәйгамбәребез (с.г.в.) дә шаярып сөйләшергә яраткан. Бервакыт аның янына бер карт әби килгән һәм: «Минем өчен җәннәт сорап, дога кыл әле», – дигән. Пәйгамбәр аңа: «Карт әбиләр беркайчан да җәннәткә кермиләр», – дип җавап биргән. Әлеге сүзләрне ишеткән әби елап җибәргән. Шулчак пәйгамбәр, көлеп, карт, олы кешеләрнең җәннәткә яшь булып керәчәкләрен әйткән. Димәк, шаярып сөйләшкәндә дә, алдаларга ярамый. Пәйгамбәребез дә шаярган, тик беркайчан алдамаган. Еш кына берәр булган хәлне сөйләгәндә дә үзеңнән өстисе,
бераз су кушасы килә. Пәйгамбәребез: «Хәсрәт булсын кешеләрне көлдерү
өчен ялган сөйләүчегә, хәсрәт аңа, хәсрәт аңа!» – дигән.
– Ни өчен дөресен сөйләү ялганлауга караганда кыенрак?
– Тормыш без дигәнчә генә бармый. Кайчак синең хыялларың тормышка ашып бетмәскә мөмкин. Әмма һәр теләгәнен тормышка ашырган күршең яки туганың каршында кәттә булып күренәсең килә. Кеше алдында оятка калмау, үзең турында фикер үзгәртү өчен ялганларга яратабыз да инде. Кечкенә ялган төпкә өстери. Ә аннан чыгар өчен дөресен сөйләргә кирәк. Әлбәттә, тагын бер кат ялганлау җиңелрәк. Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай дип боера: «Ялган сүздән сакланыгыз. И, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм туры сүз сөйләгез. Шулвакыт Ул (Раббыгыз) сезнең
гамәлләрегезне төзәтер һәм гөнаһларыгызны кичерер». Әгәр дөньяда кеше ялган сүзләр сөйләп, төрле хурлыклардан сакланса, киләсе дөньяда шулар аркасында кеше тагын да күбрәк хурлыкка төшәчәк. Дөньялыкта бәндә өч-дүрт кеше янында ялганчы булырга мөмкин, әмма ахирәттә барча кешеләр алдына ялганчы булып басачак. Алар арасында дуслары, якын туганнары да булачак.
– Шулай да динебездә ялганларга рөхсәт ителгән очраклар бар. Нинди алар?
– Башкаларга зыян түгел, ә файда китерү нияте белән алдалау рөхсәт ителә. Мәсәлән, ике туганны, ике мөселманны килештерер өчен алдаларга мөмкин. Сиңа нинди дә булса куркыныч янаганда, әйтик, сугыш кырында дошманны алдарга була. Шулай ук хаста кешеләрдә өмет уяту, аларны коткару өчен ялганларга рөхсәт ителә. Бер туганың үлем түшәгендә тормыш өчен көрәшеп ятканда: «Аллаһы Тәгалә сиңа көч бирер, син бу урыннан торып, үз аякларыңда йортыңа кайтырсың», – дип әйтергә мөмкин. Шулай ук кемнең дә булса җанына, малына, диненә золым яки хаксызлык белән зыян килгәндә, аларны коткарыр өчен алдалау гөнаһтан саналмас.
– Ялганчы кеше тормышын үзгәртергә сәләтлеме?
– Ялган кешене җәһәннәмгә илтә. «Ялган – кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр», – дигән хәдис тә бар. Өстәвенә ялган кешенең күңелендә кара тап калдыра. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһның колы ялганлаган вакытта, аның күңелендә кара тап барлыкка килә. Аннан соң бу таплар күбәя һәм калеб тулысынча шушы таплар белән каплана. Шундый кеше Аллаһ каршысында ялганчы булып языла», – диде.
– Кеше ялганына ышанып, аны сөйләү дә ялганчылыкка керәме?
– Әлбәттә. Бу – олы гөнаһлардан. Рәсүлуллаһ: «Сезгә иң олы
гөнаһларны белдеримме? Аллаһка ширек кату һәм ата-ананы рәнҗетү.
Тагын да ялган сөйләү», – диде. Шул сәбәпле, сөйләшкәндә төчкерү – сүзнең
дөреслегенә дәлил, диләр. Чөнки хәдистә әйтелгәнчә: «Төчкерү –
фәрештәдән, иснәү – шайтаннан». Әгәр сүз ялган булса, фәрештә якын
булмас һәм төчкерү дә мөмкин булмас. Пәйгамбәребез: «Хыянәт һәм
ялганнан башка бөтен сыйфатлар да мөэминдә булырга мөмкин», – дигән.
Кеше никадәр ялган сөйләмәскә тырышса да, һәрбер ишеткәнен
башкаларга сөйләп йөрсә, ялган сөйләми калмас. Ялганчы булмас өчен, һәр
ишеткәнне дә сөйләмәскә һәм язмаска, сүзләрнең тышкы гүзәллекләренә
алданмаска тиешле.
Хәдисләрдән
«Ялганны Аллаһның аятьләренә ышанмаган кешеләр чыгара. Алар – ялганчыларның нәкъ үзләре».
«Хакыйкатьтә, алдау – икейөзлелекнең бер ишеге».
«Хәтта намаз укып ураза тотучы икейөзле кешенең өч билгесе бар: сөйләшкәндә – ялганлый, вәгъдә бирсә – үтәми, аңа ышаныч белдерсәләр – хыянәт итә».
«Мөселманнарда ялган һәм хыянәттән тыш, холыкның теләсә нинди сыйфатлары булырга мөмкин».
«Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә!»
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сез минем беркайчан да саран, ялганчы һәм куркак булуымны күрмәссез», – дигән.
Гыйбрәт ал!
* Абдуллаһ бин Җәрад пәйгамбәребездән: «Мөэмин кеше зина кылырмы?» – дип сорады. «Бәлки кылыр», – диде ул. «Ялган сөйләрме соң?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Юк, сөйләмәс», – диде һәм Коръәннән: «Фәкать иман китермәгәннәр генә ялган сөйләр», – дигән аятьне укыды.
* Бер кеше пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп: «Мөселманнарның иң хәерлесе кем булыр?» – дип сораган. «Кулыннан һәм теленнән калганнар имин булганы», – дигән.
* Көннәрдән бер көнне Гомәр бин Хәттаб Мәккәгә барганда, сарык көтүен көткән яшь егетне күрә. Хәлиф Гомәр аны сынап карарга уйлый һәм: «Миңа бер сарыгыңны сат әле», – ди. Егет: «Ә хуҗага нәрсә дип әйтермен?» – ди. Гомәр: «Аны бүре ашады, дип әйтерсең», – ди. Көтүче янә сорау бирә: «Ә Аллаһыма ни дип җавап бирермен?» Бу сүзләрне ишеткәч, Гомәр елап җибәрә. Аннары ул хуҗадан бу көтүчене сатып ала һәм аны коллыктан азат итә.
Дөреслек коткара
Караклар бер яшь егетнең малын талап алу өчен артыннан куа китәләр.
Теге егет каршысындагы бер хуҗалыкка керә дә аның хуҗасына: «Минем
арттан караклар килә, малымны тартып алырга һәм үтерергә телиләр, яшер
мине», – ди. Хуҗа артык уйлап тормый, аның өстенә утын өеме аудара.
Егет шулай итеп утын астында кала. Ул арада караклар да килеп җитә.
«Сезгә бер егетнең кереп качканын күрдек, кайда ул егет?» – дип сорыйлар
алар хуҗадан. Хуҗа: «Менә бу утын өеме астында ул», – дип җавап бирә.
Караклар исә бер-беренә карашалар да: «Бу хуҗа ялганлый бит, без
утынны актарган арада егетне куып тота алмасыннар өчен әйтәдер әле»,
– диләр һәм ышанмыйча чыгып китәләр. Алар киткәч, егет утын
астыннан чыга да: «Нигә сез минем утын астында икәнлекне каракларга әйттегез?» – дип шелтә белдерә. Ә олы яшьтәге теге хуҗа:
«Дөреслек һәрвакыт кешене коткара ул», – дип көлемсерәп җавап бирә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез