Кайберәүләргә милек салымына өстәп, физик затларның кеременә салым да исәпләячәкләр. Шул ук вакытта аны түләүдән азат ителүче милек хуҗалары да бар. Тыныч йоклар өчен салым турында нәрсәләр белеп торырга кирәк?
Кемнәр түли?
Салымчылардан «бәхет» хатлары сентябрь азагында ук килә башлады. Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Каюмова әйтүенчә, быел милек хуҗаларына салым хәбәрләренең 92,4 проценты электрон рәвештә генә җибәреләчәк.
– Электрон хатлар Салым түләүченең шәхси кабинеты яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша киләчәк. Салым түләүче әлеге ике хезмәтнең берсеннән файдалана яки кайчан да булса файдаланган икән, аңа кәгазьгә бастырылган салым хәбәре килмәячәк, – диде ул.
Физик затларның кеременә салымны милекчеләр түли. Торак йорт, фатир, бүлмә, гараж, җир кишәрлеге, машина кую урыны, тәмамланмаган төзелеш объекты кебек күчемсез милеккә салым салына. Бу елның 1 декабренә кадәр узган ел өчен хисап тотарга туры киләчәк.
Гөлфия Каюмова милекчеләрне борчыган сорауга да җавап бирде. «Безгә кәгазь салым хатларына бәйле сораулар күп килә. «Минем әнием өлкән яшьтә. Аңа элеккеге кебек кәгазьгә бастырылган салым хәбәре килүдән туктады», – дип мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта җавап бик гади: димәк, әниегез югарыда телгә алынган ике электрон хезмәтнең берсеннән файдаланган, ягъни аның шәхесе ЕСИА аша расланган булган. Алга таба мондый кешеләргә салым турында хәбәр фәкать электрон рәвештә генә киләчәк. Узган ел салым хәбәрләре Дәүләт хезмәтләре порталына салым түләүченең гаризасы, ягъни рөхсәте һәм электрон имзасы нигезендә урнаштырылса, бу елдан әлеге тәртип гадиләштерелде. Салым түләүченең шәхси кабинеты булмаган очракта, салымны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да түләп була», – диде белгеч.
Салым түләүченең шәхси кабинетына ничек керергә?
– Дәүләт хезмәтләре порталындагы теркәү язуы аша;
– Салым инспекциясенә барып теркәлеп.
*14 яше тулмаган балалар өчен моны әти-әни эшли.
Электрон хезмәтләрдән файдаланмаучыларга элеккечә кәгазьгә бастырылган салым хәбәрләре почта аша 1 ноябрьгә кадәр килеп җитәчәк. Андыйлар милекчеләр арасында нибары 7 процент чамасы. «Мондый хатларны бастыру һәм тарату белән Башкортстандагы үзәк шөгыльләнә. Шуңа күрә салым хәбәре ни өчен читтән килә, дип аптырап калмагыз», – дип тә кисәтеп куйды Гөлфия Каюмова. Салымны кесә телефонындагы шәхси кабинетта, Дәүләт хезмәтләре порталында, банкта яки почтада түләргә мөмкин.
Милке була торып та, салым түләүдән азат ителүчеләр бар.
– Беренчедән, бу – милек салымын түләгәндә ташламага ия булучылар. Мисал өчен, пенсия һәм пенсиягә чыгу яшенә җитүчеләр милекнең һәр төре буенча берәр объектка салым түләүдән азат ителә. Ягъни бер фатирга, бер гаражга, бер машина кую урынына ташлама бирелергә мөмкин. Җире булган очракта, аның бары тик 6 сутыена гына ташлама каралган. Кешенең ике фатиры бар икән, аңа бары тик берсе буенча гына ташлама бирелә. Икенчедән, исәпләнгән салым күләме 300 сумнан кимрәк булган очракта, салым хәбәре киләсе елда – бурыч 300 сумнан арткач яки милеккә ия булу хокукы тәмамлангач кына киләчәк», – диде Гөлфия Каюмова.
Ничек исәплиләр?
Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең милеккә салым салу өлкәсендә камераль контроль бүлеге җитәкчесе Валентина Бубнова әйтүенчә, салым суммасы милекнең кадастр бәясеннән, гамәлдәге ставкалардан һәм мөмкин булган ташламалардан чыгып исәпләнә.
– Шул ук вакытта салымны торакның бөтен мәйданына салмыйлар. Торак йорт өчен – 50 квадрат метр, фатир һәм торак йортның бер өлеше өчен – 20 квадрат метр, бүлмә һәм фатирның бер өлеше өчен – 10 квадрат метр күләмендә чигерү каралган. Мисал өчен, фатирның мәйданы 60 квадарт метр тәшкил итә икән, кадастр бәясеннән чыгып, салым аның 40 квадрат метрына гына салыначак. Чигерү, милек хуҗалары санына карамастан, бөтен милеккә ясала, – диде белгеч.
Валентина Бубнова әйтүенчә, милеккә салым исәпләгәндә чикләү дә бар: салым суммасы, узган елгы белән чагыштырганда, 10 проценттан күбрәккә артырга тиеш түгел. «Әмма милектә үзгәреш булса: торак мәйданы артса, җир кишәрлегенең чикләре үзгәрсә, әлеге чикләү кулланылмый. Мондый очракта салым берничә тапкыр да артырга мөмкин», – диде ул.
Хәтерләсәгез, былтыр милек хуҗалары арасында салымны узган елга караганда күбрәк исәпләүләреннән зарланучылар күп булды. Тик бернинди дә хата юк. Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022–2023 елларда ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да милекнең кадастр бәясен яңадан исәпләгәннәр. Соңгы ике ел өчен әнә шул яңа бәяләрдән чыгып салым түлибез дә инде. Милекнең кадастр бәясен Росреестр аша белешергә мөмкин.
НДФЛ нәрсәгә бәйле?
Быел салым хәбәрендә милек салымыннан тыш, физик затларның кеременә салым (НДФЛ) да исәпләнгән булырга мөмкин.
– Соңгысы банктагы кертемнәре буенча процент алучыларга кагыла, – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең физик затларның кеременә салымга һәм иминият кертемнәренә камераль контроль бүлеге җитәкчесе Гүзәл Арикова. – Кеше узган ел нәтиҗәләре буенча салым салына торган процент алган һәм аның кереме билгеләнгән чиктән артып киткән яки салым агенты тиешле сумманы тотып калмаган икән, физик затларның кеременә салым түләргә туры киләчәк.
Билгеле булганча, былтыр төп ставка югары булу сәбәпле, банклар халыкка югары ставкалы кертемнәр тәкъдим итте. Шуңа күрә кулдагы акчасын кредит оешмасына салып, шуннан процент алучылар бермә-бер артты. Соңгысы керем булып исәпләнә, димәк, салым түләргә туры киләчәк. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2025 ел нәтиҗәләре буенча кертемнәр буенча керемгә салым суммасы, 1,7 тапкыр артып, 12 миллиард сум тәшкил иткән.
Банктан алган процентларга салым ничек исәпләнә?
Салым кертемнән алган бөтен керемгә түгел, ә аның «салым салынмый торган чиге»ннән артып киткән өлешенә генә салына. Ул чикне ничек саныйлар? 1 миллион сум акчаны төп ставканың хисап чорындагы иң югары күрсәткеченә тапкырлыйлар. 2025 елда ул 21 процент тәшкил итте. Димәк, 1 000 000*21%=210 000 сум. Бу – нәрсә дигән сүз? Бер ел эчендә ил банкларындагы барлык кертемнәр буенча процент буларак 210 мең сум яки аннан кимрәк акча алгансыз икән, сезгә салым түләргә кирәкми. Әгәр процент суммасы 210 мең сумнан артып китсә, әнә шул чиктән артып киткән акчага процент исәпләячәкләр. Ягъни, 300 мең сум күләмендә керем алсагыз, аның 90 мең сумының 13 проценты күләмендә салым түләргә туры киләчәк. Искәрмәләр дә бар.
Кемнәргә ярдәм каралган?
СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен өстәмә салым ташламалары бар. Валентина Бубнова әйтүенчә, алар федераль закон белән билгеләнгән һәм 2022 елдан башлап салым чорына кагыла. Аерым алганда, салым түләүчене үзе сайлаган бер транспорт чарасына салым түләүдән азат итәләр. Ташлама кыйммәтле җиңел автомобильләргә, шулай ук һава һәм су транспорт чараларына кагылмый (моторлы көймәләрдән гайре).
Бу елдан шундый ук ташлама Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары һәм өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнүчеләргә дә каралган.
Өстәмә салым ташламасыннан файдалану хокукына СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары: ир белән хатын, балигъ булмаган балалар, инвалид балалар, көндезге бүлектә белем алучы 23 яшькә кадәрге балалар һәм тәрбиядә торучылар ия. Гаилә әгъзаларына өстәмә салым ташламасы хәрбинең СВОда булган чоры өчен бирелә. Исәп-хисап чоры итеп тулы бер ел алына.
Быел Татарстанда яшәүче 2 миллион 198 мең кешегә милек салымы исәпләнәчәк.
Сорау – җавап
Бала өчен дә салым түлисеме? Ул акча эшләми бит.
Балалар салым түләүдән азат ителми. Яңа туган сабыйга фатирдан өлеш бүлеп биргәнсез икән, димәк, милек рәсмиләштерүнең икенче елында аңа да салым органыннан «сәлам» хаты киләчәк. Балигъ булмаган балалар өчен исәп-хисапны әти-әниләр ясый.
Салымны вакытында түләмәсәң, ни була?
Әҗәтнең – 20, ә моны белә торып та эшләмәү расланган очракта 40 проценты күләмендә штраф салырга мөмкиннәр. Моннан тыш, салым түләргә соңга калган һәр көн өчен Үзәк банкның рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пеня исәпләнәчәк. Ул, бурычны каплаганчы, көн саен «тамып» торачак.
Милеккә салым чигерүен ничек кайтарырга?
Хезмәт хакыннан, керемнәрдән тотылып калган акчаның бер өлешен салым чигерүе буларак кире кайтарырга мөмкин. «Вычет» берничә төргә бүленә. Арада иң еш кулланыла торганы – милеккә салым чигерүедер, мөгаен. Милек бәясенең ике миллион сумыннан «вычет» кайтарып була. Ягъни кеше милек сатып алганда түләгән акчаның 260 мең сумын кире кайтара ала. Салым чигерүе еллык хезмәт хакыннан тотып калынган салым күләмендә түләнә. Калган сумма да янмый, ул киләсе елларга чигерелә. Милек «вычет»ына тиешле сумманы бер объекттан кайтарып бетермәсәң, аны икенчесеннән алырга да мөмкин. Әмма бу 2014 елның 1 гыйнварыннан соң тораклы булучыларга гына кагыла. Милекне моңа кадәр үк сатып алгансыз икән, сез салым чигерүенә гомер эчендә бер мәртәбә генә дәгъва кыла аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез